

“Сөендердең, бәрәңге” конкурсына да бихисап фото килде. Быел кемнәрдер бәрәңгедән мул уңыш алып шатланды һәм безгә фотоларын җибәрде. Авыл кешесенең күпме көч салып үстергән икенче икмәге – бәрәңгедән мул уңыш алуын, бакчада туганнар белән җыелып өмәләр үткәрүен, балаларның да ярдәмләшүен күреп сокландык.
Бу бәйгегә фотолар күпләп килү сәбәпле, 3 этапка бүлеп уздырырга туры килде. Ә менә җиңүчеләргә килгәндә, өчесендә дә балалар җиңеп чыкты.
Бакча эше, җир казу, әлбәттә, җиңелләрдән түгел. Бу инде күбрәк зурлар өлешенә төшә. Әмма алар янында сабыйлары да үз көчләре җиткәнчә, кулларыннан килгәнчә катнашып йөрсә – үзе бер куаныч.
Беренче җиңүчебез - Тамерлан Садыков. Аңа бары тик 2 яшьтә 4 ай. Чакмагыш районы Иске Калмаш авылыннан Гөлшат һәм Фирдәвис Садыковларның олы уллары ул. Тамерланның 5 айлык энесе Надир да бар. Бу күркәм гаилә авылда тырышып дөнья көтә. Гаилә башлыгы Себер якларында “Аргос Прометей” җәмгыятендә эшли, тормыш иптәше - декрет ялында.
Бәрәңге алучы малай өлкәннәргә ярдәмләшергә тырыша, кече яшьтән хезмәт тәрбиясе алып үсә. Тамерлан уйнарга бик ярата, төрле машиналар – тракторлар, КамАЗлар белән уйнап туя алмый. Үскәч әти-әнисенең уң кулы, таянычы, энесенә терәк булыр әле.
Икенче җиңүчебез дә кечкенә – 3 яшьлек Ясминә Вафина, ул да Чакмагыштан. Ул Күсәкәй авылында яшәүче Диана һәм Илшат Вафиннарның кызлары. Ясминә “Кояшкай” балалар бакчасына теләп йөри. Ул җырларга, рәсем ясарга оста. Яраткан шөгыле – балык тоту.
Конкурска җибәргән фоторәсем нәнәсенең бакчасында төшерелгән. Өмәгә туганнары, балалары җыелган булган. Ясминә дә алардан калышмый , олыларга ярдәмләшеп йөри, чиләген тотып, бәрәңге җыярга тырыша. Бигрәк афәрин кызчык инде, кечкенә булса да.
Өченче җиңүчебез София Шиһапова да - Чакмагыш районыннан. Район үзәгендә яшәүче бик шаян, наян кыз.
Рафия һәм Денис Шиһаповларның кече кызлары ул, абыйсы Радмирның яраткан сеңлекәше.
София җырларга, биергә, рәсем ясарга бик оста. Үзе уңган, сәләтле кыз. Төрле бәйгеләрдә катнашып, үзен сынап карарга ярата. Укуында уңышлар, сәламәтлек телибез.
Бу конкурста чакмагышлыларга җитүче булмады. Чынлап та бик уңган, тырыш, булдыклы кешеләр яши бу районда.
Үзенчәлекле, кызыклы фотоконкурсларыбызны дәвам итәбез. Әгәр сез катнашып өлгермәгәнсез икән, киләчәктә активрак, кыюрак булыгыз. Бүләкләр оту һәм гәзитебездә чыгу мөмкинлегенә ия булырсыз. Уңышлар сезгә!