

Уфаның халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенең Орджоникидзе районы буенча филиалы Русиянең 50 меңнән артык гражданга хезмәт күрсәтүче шундый ук учреждениеләре арасында финалистлар унлыгына кергән. «Иң яхшы карьера консультанты» категориясендә «ЦЗННЫҢ иң яхшы белгече» номинациясендә финалистлар унлыгына шул ук үзәк белгече Елена Рассказова да кергән.
— Әлеге конкурс безнең төбәк өчен бик мөһим, чөнки Башкортстан мәшгульлек хезмәтен модернизацияләү һәм аның нәтиҗәлелеген арттыру буенча илдә пилот субъекты булып тора, - диде БР Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министры Ленара Иванова. - Соңгы ике елда Башкортстанда заманча мәшгульлек үзәкләре барлыкка килде: алар Уфада һәм Стәрлетамакта. Тиздән тагын 2 модернизацияләнгән үзәк – Нефтекамада һәм Кумертауда үз ишекләрен ачачак. Безнең алдынгы мәшгульлек үзәкләренең берсе – Уфаның Орджоникидзе районы – беренче Бөтенрусия конкурсы финалына чыгуы икеләтә куанычлы хәл. Коллегаларыма конурсның йомгаклау этабында уңышлар телим!