

Бу үзенчәлекле бәйгедә 10, 20, 30, хәтта 58 елдан соң төшерелгән фотоларны каравы, чагыштыруы кызыклы булды. Җиңүне исә күрше Татарстан Республикасыннан Рәйсә Харисова яулады. Рәйсә ханым катлаулы тормыш юлы үткән, ятим балаларга ана назы өләшкән кыю йөрәкле ана булып чыкты.
Рәйсә Рашат кызы Харисова 1968 елның кышкы зәмхәрир суыклары булган гыйнвар башында Сырь- Дарья өлкәсе Пахтакор посёлогында Зоя һәм Рашат Әхмәтҗановларның беренче сабыйлары булып дөньяга килгән. Аңа 2 яшь булганда әтисенең туган ягына Татарстанның Мамадыш районы Югары Сөн авылына күченеп кайталар. Анда мәктәпне уңышлы тәмамлап, Казанның мөгәлимнәр хәзерли торган көллиятендә белем ала. Мамадыш районы Шәдче исемле авылына тәрбияче булып эшкә кайта. Шул авылда үз мәхәббәтен очратып, Маннанов Ришат Тимерхан улы белән гаилә учагы кабызалар. Олы уллары Ренат, кызлары Фәридә бәхетләрен тулыландыра. Кызганычка каршы, улына- 9,кечесенә 6 яшь булганда,тормыш иптәшен югалту кайгысын кичерә ана кеше. Мамадыш шәһәрендә яшәгән вакытлары була. Рәйсә Харисова газ челтәрендә контролер булып эшли. 2000 нче елда читтән торып Уфаның нефть техникумына укырга керә. Аны 2006 да тәмамлый.Тормыш иптәше мәрхүм булгач, балаларым үссеннәр дип, озак кына кабат кияүгә чыкмый. Икенче тормыш иптәше белән 2011 нче елның февраль аенда гаилә корып җибәрәләр. Ул 13 яшьлек улы һәм 85 яшьлек әнисе белән яшәгән була.
Рәйсә Харисова Чаллы шәһәренең педагогия университетын кызыл дипломга тәмамлый. Үзләреннән 25 км ераклыкта урнашкан Әхмәт авылына балалар бакчасы мөдире булып эшкә урнаша. Икенчегә кияүгә чыккач, балалар йортыннан 6 яшьлек Кириллны алалар,аңа хәзер 18 яшь инде. Тагын 5 елдан соң, 5 айлык малай һәм 4 яшьлек кыз алалар.Инде матур гына яшәп ятканда тормыш аны тагын сынарга уйлый. 2021 нче елда Рәйсә ханымга балалары белән Түбән Кама шәһәренә күченергә туры килә. Тормыш иптәше икенче хатын-кыз белән язмышын бәйли, авылда яшәп кала.
Хәзерге көндә көчле рухлы Рәйсә апа Шинчылар заводында вулканизация цехында эшли. Коллективында тырыш хезмәткәр, йортында уңган ана ул. Камыр ризыклары пешерергә бик оста. Бигрәк тә итле бәлешләр, тортлар, калачлар, икмәкләр, гөбәдияләр, өчпомаклары бик уңа, тәмле килеп чыга. Аның күңел җылысы салып пешергән ризыкларын балалары, оныклары бик яратып ашый.
Җиңүчеләребез арасында шундый ихлас күңелле,мәрхәмәтле, батыр йөрәкле, тырыш, язмыш сынаулары алдында баш имәгән, югалып калмаган, яшәү ямен тоеп, хезмәттән тәм табып, балаларым дип җан атып яшәүчеләр байтак. Шундыйлар җиңүгә лаек та инде.