

Бу хакта Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров хәбәр итте.
"Республикадагы Дәүләт статистикасы федераль хезмәте мәгълүматлары буенча, Башкортстанда финанслауның барлык чыганаклары исәбенә 2022 елның 9 аенда 2,2 миллион квадрат метр торак бина файдалануга тапшырылган, бу үткән елның гыйнвар-сентябрь дәрәҗәсеннән 7,2 процентка күбрәк. Торак йортларны файдалануга тапшыру буенча без Идел буе федераль округы төбәкләре арасында 2нче һәм Русия субъектлары арасында 7нче урынны алып торабыз.
Узган елда Башкортстанда 2,9 миллион квадрат метрдан артык торак файдалануга тапшырылган — рекордлы күрсәткеч. Безнең бурыч - торак йортларны файдалануга тапшыру буенча күләмнәрне арттыру һәм киләчәк төзелешләре өчен инфраструктура әзерләү. 2030 елга республиканың ел саен 4 млн. кв. метрдан да ким булмаган күләмдә торак файдалануга тапшырырга ниятләвен исәпкә алып, без инженерлык челтәрләре, социаль объектлар төзү буенча эш алып барабыз инде. Бу безнең гражданнар өчен уңайлы шартлар булдыру өчен кирәк", - дип язган ул.