+21 °С
Болытлы


Уфада 400 машинаны тикшергәндә, 79 хокук бозу һәм 10 исерек машина йөртүче теркәлгән. Юл хәвефсезлеге өлкәсендә административ хокук бозуларны киметүгә юнәлтелгән профилактик чаралар һәм массакүләм тикшерүләр вакытында Уфа шәһәрендә рейдлар саны арттырылды. Бәйрәм һәм ял көннәрендә алар аеруча күп үткәрелә. Рейдлар үткәреләчәге турында алдан кисәтсәләр дә үзләрен дә башкаларны да куркыныч астына куеп эчкән килеш рульгә утыралар.Кайберәүләрне төрмә генә акылга утырта шул.
Чыганак: ЮХХДИ идарәсе
Фото: ЮХХДИ идарәсе