Җәмгыять
14 октябрь 2022, 15:20

Юлларда сак йөрегез!

Һава торышы үзгәрүе көтелә.

fotokto.rufotokto.ru
Фото:fotokto.ru

Водительләр игътибарына! Якындагы ял көннәрендә Республика буенча һава торышының тотрыксыз булуы көтелә. Төнлә кар белән яңгыр явуы ихтимал. Юлларның аерым участокларында томан булуы фаразлана.

Юл хезмәтләре юлларда сак булырга, тизлек режимын, хәвефсез аралыкны сакларга, төрле маневрлардан һәм кискен тормозга басудан сакланырга өнди.

Сак булыгыз, үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз!

Ашыгыч ярдәм хезмәтләрен чакыруның бердәм телефоны: 112.

БР юл хуҗалыгы Идарәсенең тәүлек буе диспетчерлыгы телефоны: 8-927-955-11-00.

 

 

Автор:Ильфира Нигматуллина
Читайте нас