Җәмгыять
14 октябрь 2022, 13:28

Яшертен дошман яки яшьләрне харап иткән электрон сигаретларга нык чикләүләр юк?

Урам буйлап барганда күп кенә яшүсмерләр кулында электрон сигарет –  вейплар, ягъни парны эчкә йоту җайланмасы күзгә ташлана.

Яшертен дошман яки яшьләрне харап иткән электрон сигаретларга  нык чикләүләр юк?Яшертен дошман яки яшьләрне харап иткән электрон сигаретларга  нык чикләүләр юк?
Яшертен дошман яки яшьләрне харап иткән электрон сигаретларга нык чикләүләр юк?

Мәктәптән 50 метр читкә китү белән, уртанчы сыйныф укучыларына кадәр, җыелышып, электрон тәмәке тарталар. Алар арасында 12-13 яшьлек кыз балаларның да булуы тагын да ныграк гаҗәпкә калдыра. Зур шәһәрләрдә башланган әлеге афәт авыл җирлегенә дә күчте. Күптән түгел, әлеге вакытта яшәгән авылымда да төрле вейплар сату буенча сәүдә ноктасы ачып җибәрделәр. Ничә карасаң да анда яшүсмерләр җыелып торуын күрәсең. 18 яшькә кадәрге балаларга аны сату тыелгач, берәр өлкән кешедән алдыралар. 

Табиблар “вейперлар авыруы” турында беренче тапкыр 2019 елда хәбәр иттеләр. АКШның авыруларны контрольдә тоту үзәге вейп һәм электрон тәмәке тарту сәбәпле үпкәләрнең зарарлануы хакында доклад чыгарды. Шул докладта бу авыруга рәсми исем бирелә. Рус телендә аны “вейперлар авыруы”дип атадылар. Авыруларның күбесе көчле ютәлләүдән һәм күкрәк авыртудан зарлана. Алар күңел болгану, баш авырту, косасы килүдән җәфалана.

Вейп тарту балалар организмына нинди зыян сала?

Тышкы билгеләр буенча, үпкәләрнең ике ягы да ялкынсына. Бу очракта, ашыгыч рәвештә ясалма сулыш алу аппаратына тоташтырылып дәваханәгә урнаштыру кирәк була. 2021 елның июнь аенда Мәскәүнең сәламәтлек  саклау департаменты электрон тәмәке белән агуланган 17 яшьлек үсмерне шулай гына коткарып кала алган.

Бу Русиядә рәсми теркәлгән беренче очрак. Икенчесе, ни кызганыч, үлем белән тәмамлана. 2022 ел башында Бийск шәһәрендә 12 яшьлек бала үлә. Вейплардагы глицерин, бронхларга үтеп кереп, аны зарарлый һәм нәтиҗәдә үпкәләргә кислород җитми башлый. Бу баланың гомере өзелү дә нәкъ шушы сәбәпләр аркасында була. Аптырарсың, 12 яшьлек баланың кулына ничек килеп эләккән бу электрон тәмәке җиһазы. Ата-аналар һәм өлкәннәр кая караган? Әллә, киресенчә, аларның ваемсызлыгы сәбәпле баланың кулына эләккәнме ул. Балалар аны тартып агуланып кына калмыйча, төрле тән җәрәхәтләре дә алган очраклар бар. Быел җәй Екатеринбург шәһәрендә 14 яшьлек малайның авызында килеш шартлый ул. Нәтиҗәдә бит тиресе, иреннәр яралана, авыз куышлыгы пешә, өч теше сынып төшә. Август аенда Мәскәү шәһәрендә 9 яшьлек бала зыян күрә. Урамдагы чүплек янында ул электрон тәмәке җиһазы табып ала һәм кызыксынып тикшерә башлый. Аның ни икәнлеген ачыклый алмагач, аяк астына тротуарга бәрә.  Җиһаз бәрелүдән шартлый һәм тимер, пластмасса кыйпылчыклары белән баланы җәрәхәтли. Аның яшүсмерләр кулында шартлаган очракларын рәсми рәвештә теркәп торучы да юк. Үзләре дә, ата-аналар сизмәсен дип, бу хәлне сөйләп бармыйлар.

Үпкәне челтәрли

Электрон тәмәкене синең алда яхшы булып күренергә тырышкан дошман белән чагыштырырга мөмкин. Этлеген яшерен генә эшләвен дәвам итә. Вейпларның да гадәти тәмәке белән чагыштырганда күпкә зарарсызрак, хәтта бу начар гадәттән арынырга ярдәм итә дигән даны таралган. Күпләр, әнә шушы сүзләргә алданып, электрон тәмәке аркасында сәламәтлегенә бермәбер зарар китерүен аңламый да, ди белгечләр. Мәскәүдәге “Сколково” идарә мәктәбе уздырган тикшеренү нәтиҗәләреннән күренгәнчә, Русиядә тәмәке тартучыларның 12 проценты электрон тәмәке һәм вейпларга күчкән.  Шушы яңа төр начар гадәткә ияләшүчеләрнең күпчелеген 25 яшькә кадәрге яшьләр тәшкил итә. Вейпларның ни дәрәҗәдә зарарлы икәнен хәтта ата-аналар да аңлап бетерми. Алай гына да түгел, кайберләре, киресенчә, чын тәмәке тартканчы, шушы зыянсызын куллансыннар, диләр. Электрон  тәмәке, вейп тарткан кешенең  үпкәләре попкорн кебек куыкка әверелә ди табиб-токсиколог Алия Нәсыйбуллина: “Электрон тәмәке, вейпларның бер зыяны да юк, алар тартуны ташларга ярдәм итә дигән сүзләрне еш ишетергә туры килә. Әмма электрон тәмәке, вейплар гади тәмәке тартуга караганда да зыянлырак. Рентгеннан караганда, аларның үпкәләре буш куыкка әйләнә баруын күрергә була. Бер вейпны берьюлы берничә кеше кулланган очракта, төрле инфекция, әйтик, шул ук туберкулез таякчыклары да эләктерергә мөмкин. Яшүсмерләр бергә җыелып, нәкъ шушы ысул белән кулланалар да инде аны. Табиблар организмга мондый юл белән эләккән инфекцияне көчле антибиотиклар ярдәмендә дә җиңеп булмавын кисәтәләр”.

Күптән түгел Корея галимнәре вейпның бер капсуласында бер кап тәмәкедәге кадәр никотин барлыгын ачыклаган. Вейплар үпкә авырулары килеп чыгу ихтималын 50 процентка, инсульт куркынычын 71 процентка арттыра. Электрон тәмәкенең  гадәти тәмәкедән ни дәрәҗәдә зыянлырак булуын тулысынча ачыклап бетерү бик кыен, ди белгечләр. Ник дигәндә, гадәти тәмәке зыянын тикшергәндә, нигездә никотинның сәламәтлеккә салган зарары турында сүз бара. Электрон тәмәке, вейплардагы сыекчада исә күптөрле ис һәм тәм керткечләр кулланыла. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасыннан алынган саннарга карасаң, электрон тәмәкедә 15 меңләп төрле тәм керткеч кулланыла. Алар иң беренче чиратта кешенең үпкәсенә бәрә. Хроник үпкә авырулары булган, бронхиаль астмадан интегүчеләргә электрон тәмәке, вейп тарту аеруча куркыныч. Аларны тартканда кан тамырлары, югары сулыш юллары кысыла.  Шул мизгелдә янында ярдәм итәр кешсе булмаса, кеше үлеп тә китәргә мөмкин. Аэрозольдән тыш составында никотин да булганлыктын, алар бәйлелек китереп чыгара. Электрон тәмәке, гади тәмәке кебек үк, аны тартучыга гына түгел, янәшәдәгеләргә дә зыян сала.

Баланың электрон тәмәке белән мавыгуын ничек ачыкларга?

Бала электрон тәмәке белән мавыга башласа, йортта сәер ис барлыгын сизәчәксез. Вейп тартканнан соң баланың авызыннан еш кына ниндидер баллы ис килә. Ул, сагыз чәйнәдем, шуныкы дип хәйләләргә мөмкин. Шуңа күрә бу очракта баланың күзләренә игътибар итәргә кирәк. Электрон тәмәке тартканнан соң бер-ике сәгать дәвамында, гадәттә, күз карасы зурая. Таплар бармы, юкмы икәнен ачыклар өчен  балагызның өс киемен тикшереп торыгыз. Электрон тәмәкедә кулланылучы сыекча майлы, ябышкак була. Аны тулыландырганда бу сыекча киемгә дә тамарга мөмкин. Шуңа күрә бала киемендәге сәер исле майлы таплар шик уятырга тиеш. Электрон тәмәкеләрнең аккумуляторларын телефон кебек үк еш кына токка тыгып, зарядкага куярга кирәк. Шуңа күрә йортыгызда ят зарядка җиһазлары барлыкка килсә, игътибарлы булу яхшы. Яшүсмер вак-төяк чыгымнар өчен әледән-әле акча сорый башласа да, шикләнергә җирлек бар. Бала электрон тәмәке бәйлелегенә эләккәнче бу начар гадәтне бетерү өстендә көрәшергә кирәк. Бала никадәр яшьрәк булса, бәйлелек тә шулкадәр иртәрәк башлануын истән чыгармасак иде.

 Гадәти тәмәкенең күп өлеше үсемлектән торса, электрон тәмәке – синтетик әйбер. Ул бик тиз тәэсир итеп, тиз арада канга сеңә. Электрон тәмәке составында нәрсәләр  һәм аларның күпме микъдарда булуы да билгесез. Электрон тәмәкенең күбесендә ни җитештерүче, ни составы турында мәгълүмат юк. Чөнки аларның күбесе контрафакт, ягъни ялган товар.  Шуңа күрә дә бу ялган һәм агулы матдәләрне маркировкалануны кертергә дигән тәкъдимнәр ишетелә башлады. Чөнки аларны сату күләме артканнан-арта, димәк, сыйфатсыз, ялган матдәләр дә арта бара дигән сүз. 2018-2021 елларда вейплар сату базары 49,3 тапкырга арткан. Узган елда безнең илдә генә дә 67 миллион электрон тәмәке һәм 10 мең литр тутыру сыекчалары  сатылган. Өч ел эчендә табыш 28,5 миллиардтан 1 триллион 400 миллиард сумга кадәр күтәрелгән. Кемдер зур керем ала, ә кемнеңдер баласының гомере өзелә.

Электрон тәмәке маркировкасы эксперименты 2022 елның 15 февралендә башланып, 2023 елның 1 мартына кадәр дәвам итәргә тиеш иде. Ләкин күптән түгел Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы экспериментны 2022 елның 1 ноябрендә туктатып, шушы көннән алып мәҗбүри маркировкалауны тәкъдим итте. Чөнки агуланучы яшьләребезнең көннән-көн артуы күзәтелә. Мәҗбүри маркировкалау – мондый товарның законсыз һәм  агулы, сыйфатсыз өлешен ачыклау һәм бетерүнең бердәнбер юлы, дип саный министрлык.

Маркировка, бәлки, ялган товарларны күләгәдән чыгарыр һәм бюджетка өстәмә акча китерер. Ләкин ул тәмәке тартучылар санын киметмәячәк, яшьләребезнең организмын сәламәтлән-дермәячәк.

Бу агулы матдәләр әйләнешен һәм составын контрольдә тотучы бер оешма да юк. Кулланучылар хокукларын яклау милли берлеге рәисе 50Павел Шапкин гаҗәп-ләнүен белдереп чыгыш ясады: “Авыл хуҗалы-гында үсемлек үсешен стимуллаштыручы яңа препарат эшли башласаң, дистә еллар буена төрле, зур чыгымнар таләп иткән тикшеренүләр үткәрергә кирәк. Ә төрле вейплар, аларның сыекчалары бернинди сынаулар да, тикшеренүләр дә үткәрелмичә генә сәүдәгә чыгарыла. Аларның төрләре 15 меңнән артып киткән дигән хәбәрләр бар. Әйткәнемчә, бер препаратны еллар дәвамында сынарга һәм аның зарарсызлыгын исбатларга кирәк. Ә монда 15 меңнән артык төрле сыекча, дәүләт  сынаулары түгел, хәтта техник регламент та үтмичә базарга чыгарыла. Менә шушы сынау үтмәгән матдәләр җәмгыятебезнең иң яшь вәкилләрен агулый. Аларны бөтенләй тыярга вакыт җитте,” – диде ул.

Европа һәм Азиянең күп илләре  вейп сатуга төрле чикләүләр керттеләр. Аргентина һәм Бразилия вейпларны үз иленә кертүне, сатуны, рекламалауны бөтенләй тыйды. Бельгия, Канада, Нидерландия һәм Дания кебек илләрдә шулай ук аларны рекламалау да, сату да рөхсәт ителми. Бруния дәүләтендә электрон тәмәке сатучыларга 10 мең доллар күләмендә штраф салына. Австралиядә

вейплар агулы матдәләр исемлегенә кертелгән һәм аларның әйләнеше тулысынча тыелган. Таиландта электрон тәмәке һәм вейплар сатучы тотылса, төрмәгә хөкем итәләр. Ә бездә бернинди тыю да, бу сыекчаларның эчлеген тикшерүче дә юк. Ни өчен шулай?

Фото:lenta.ru

Автор:Фаткуллин Рәдиф
Читайте нас