

Росреестр һәм Башкортстан Республикасы Хөкүмәте «Туризм өчен җир» проектын гамәлгә ашыру турындагы килешүгә кул куйдылар. Документка ведомство җитәкчесе урынбасары Татьяна Громова һәм төбәк Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров кул куйды.
"Росреестр проектын гамәлгә ашыру кысаларында без катнашучылар санын киңәйтәбез. Башкортстан республикасының идарә командасы белән берлектә туристлык хәрәкәтен җәлеп итү өчен җир участоклар табып була. Ачык кадастр картасында башка төбәкләрнең 104 җир участогы турында мәгълүмат бар инде. Якын арада ул Башкортстан объектлары турында да мәгълүматлар белән тулыланачак», - диде Татьяна Громова.
Элегрәк Росреестр Алтай, Дагистан, Карелия республикалары, Калуга, Тула, Сахалин өлкәләре, шулай ук Камчатка крае хөкүмәтләре белән проектны эшләтеп җибәрү турында килешүләр төзеде.
Башкортстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе җитәкчесе Петр Клец сүзләренчә, якын араларда ук туристик индустрияне үстерү өчен яраклы участокларны ачыклау буенча эшче төркем формалаштырылачак. Ачыкланган участоклар «Туризм өчен җир» сервисында ачык кадастр картасында урнаштырылачак.