

Алисаның әти-әнисе университетта белем бирү сыйфатын “нуль” дип атаган. Мәскәү дәүләт университетының психология факультеты деканы Юрий Зинченкога ачык хатны вузның икенче курс студенты Алиса Теплякованың әти-әнисе Евгений һәм Наталия Тепляковлар үзләренең блогларында бастырып чыгарган.
Аннары алар Зинченкодан “аз керемле күп балалы гаиләгә ярдәм итү өчен акча эзләргә” һәм икенче семестр өчен түләгән акчаны кире кайтарырга кушканнар.
«Әгәр сезнең өчен бу сумма артык зур кебек тоелса, зинһар, безгә бу хакта проблеманы хәл итүнең башка вариантларын эзләү өчен языгыз», - дигән Тепляковлар.
Күп балалы әти Евгений Тепляков һәр баласының гений булуы турында әйтә, чөнки ул аларны, янәсе дә, махсус методика буенча өйрәтә һәм тәрбияли икән.
Чыганак: Unsplash