Җәмгыять
14 октябрь 2022, 11:28

Төн чыкканчы җөн чыккан диләрме әле?

Кичә генә урнаштырган агач снарядлардан бүген җилләр искән.

Руфина ТаҗиеваРуфина Таҗиева
Фото:Руфина Таҗиева

Башкалада  “Уфимское ожерелье” мәйданчыгыннан  кичә генә урнаштырылган  яңа агач спорт снарядларын, агач гантельләрне һәм штанганы урлаганнар. Ә бит  аларның урнаштырылуы турында кичә генә Уфа хакимиятенең  матбугат хезмәте хәбәр иткән иде.

- Кичә генә  куйдык, бүген юк. Бу җиһазларның барысы да кешеләр саф һавада – урманда вакытын  файдалы итеп, рәхәт итеп  үткәрсен өчен  урнаштырылган  иде. Тик, кызганыч... Ә күпме хезмәт һәм көч  салынган иде! – дип язган  шәһәр  мэры.

Ул халыкка “булганны саклыйк” дигән үтенече белән мөрәҗәгать итте.

 Октябрь районының  матбугат хезмәтендә әйтүләренчә,  шәһәр хакимияте  полициягә гариза биргән инде.

Чыганак: ufa.kp.ru

Автор:Руфина Таҗиева
Читайте нас