Җәмгыять
14 октябрь 2022, 14:45

Премия тапшырылды

Уфада табиблар, коткаручылар, волонтерлар һәм журналистлар бүләкләнде.

bashinform.rubashinform.ru
Фото:bashinform.ru

Бүген, 14 октябрьдә, Уфада Халык фронты тәкъдим иткән «Путин командасы» гражданлык премиясен тапшыру тантанасы узды. Гомерләрен куркыныч астына куйган, үлем куркынычы янауга карамастан, көн саен Ватаныбыз хакына эшләп килүчеләрнең хезмәтен мактаулы бүләкләр белән билгеләп үттеләр, алар һөнәри осталыкларын кешеләр файдасына кулланалар – Ватанның лаеклы вәкилләре һәм Путин командасының чын катнашучылары.

«Бүген без Ватаныбыз хакына намуслы һәм риясыз хезмәт иткән кешеләрне хөрмәтлибез. Халык фронты оешканнан бирле гаделлек өчен көрәшә, гади кешеләрнең мәнфәгатьләрен яклый. Сез кыюлык белән иң кискен, проблемалы мәсьәләләрне күтәрәсез, аларны хәл итүне таләп итәсез, шуңа күрә кешеләр сезгә зур хөрмәт һәм ышаныч белән карый. Халык фронты һәрвакыт иң мөһим һәм катлаулы урыннарда эшли.

Халык фронты үз гамәлләре белән дөньяны яхшы якка үзгәртә торган кешеләр өчен «Путин командасы» премиясе инициаторы булды. Путин командасы әгъзасы булу-зур хөрмәт һәм җаваплылык, шуңа күрә халык премиясе  казанышлары булган кешеләргә бирелә. Махсус хәрби операция барышында милләтчелек белән көрәш алып бара, кешеләрне госпитальләрдә коткара, азат ителгән территорияләрдә шәһәр һәм авылларны тергезә, журналистлык бурычына тугры кала, Украинада ниләр булуы турында дөресен сөйли, волонтерлар булып эшли, гуманитар йөкләр озата. Аларның һәрберсе илебез һәм республикабыз яхшырак булсын өчен кулдан килгәннең барын да эшли. Алар, асылда, 24/7 режимында гади кешеләргә ярдәм итәләр, моның өчен рәхмәт сезгә, тынычлык һәм игелек өчен», - диде Башкортстан башлыгы хакимияте җитәкчесе Максим Забелин.

Башкортстанның 10 кешесе ”Путин командасы” премиясе лауреатлары булды. Алар арасында ирекле водительләр Александр Анисимов һәм Валентин Войтович, ирекле ярдәмче һәм гуманитар ярдәм җыюны оештыручы Константин Яшин, коткаручы Дмитрий Фәрхетдинов,  медик-волонтерлар Эльвира Халисова һәм Лиана Чабанова, «Башинформ» мәгълүмат агентствосының масус корреспонденты Азат Гыйззәтуллин һәм фотограф Олег Яровиков, сугыш хәрәкәтләре ветераны Тимерҗан Рәҗәпов,  разведка взводы командиры, Төньяк Кавказда террорчылык операциясендә катнашучы Әлфит Нигъмәтҗанов бүләкләнде.

 

 

Премия тапшырылды
Премия тапшырылды
Автор:Ильфира Нигматуллина
Читайте нас