Җәмгыять
14 Октября 2022, 15:56

"Безгә шок булды! "

Төркиягә очарга торган самолет пилоты мобилизацияләнгән.  

"Безгә шок булды! ""Безгә шок булды! "
"Безгә шок булды! "

Халык тугыз сәгать очып китә алмаган. Бу хәл турында Антальяга оча торган рейсның бер пассажиры сөйләгән.

Вадим сүзләренчә, Уфадан Антальяга оча торган AzurAir авиакомпаниясенә караган самолет тугыз сәгатькә соңрак очкан, чөнки самолетның икенче пилотын һавага күтәрәм дигәндә генә борттан военкоматка алып киткәннәр.

- Барысы да шок хәлендә калды. Ышанмаслык хәл - икенче пилот артыннан хәрби комиссариат килде. Без 30 сентябрьдә иртәнге 5:20дә очып китәргә тиеш идек, ә Уфа вакыты белән 14:00дә генә киттек.

Башта ике сәгать көттек, соңыннан барыбызны да кунакханәләргә озаттылар. "Өлешчә мобилизация аркасында икенче пилот безнең белән оча алмый, аңа чикне чыгу да тыела. Әлегә самолеттан чыгып торуыгызны сорыйбыз", — диделәр, һәм без таралыштык, - дип язган Вадим социаль челтәрләрдә.

Башлангыч мәгълүматларга караганда, повестка икенче пилотка килгән, тик ул хәрби комиссариатка бармаган һәм моның турында берәүгә дә әйтмәгән. Шуңа күрә аны килеп алганнар.

 

Автор фотосы. 

Автор:Каспранова Ләйсән
Читайте нас