Җәмгыять
13 октябрь 2022, 08:15

“Әти турында” акциясендә катнашырга чакырабыз

Иң якын кешебез - әтиебез турында җылы сүзләр әйтик әле!

“Әти турында”  акциясендә катнашырга чакырабыз“Әти турында”  акциясендә катнашырга чакырабыз
“Әти турында” акциясендә катнашырга чакырабыз

Һәр елны октябрьнең  өченче якшәмбесендә билгеләнә торган бәйрәм - Әтиләр көне якынлаша. Шул уңайдан Башкортстан халкы "Әти турында” акциясендә катнаша һәм якын кешесе турында җылы сүзләр яза ала.

    Әтиләр көне – чагыштырмача яңа бәйрәм. Үзенең рәсми статусын ул күптән түгел алды – әтиләр көнен булдыру турындагы указга Русия Президенты 2021 елның 4 октябрендә кул куйды. Быел ул көн 16 октябрьгә туры килә.

     Башкортстанның Гаилә, хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы Әтиләр көне уңаеннан республика халкына “Әти турында” акциясенә кушылырга һәм “ВКонтакте” социаль челтәрендә әтиләр турында күңелдәге иң җылы, иң якын хатирәләр, әтиләрнең тырышлыгы, булдыклылыгы белән гаиләдә барлыкка килгән матур гадәтләр, әтиләр белән бәйле кызыклы очраклар белән уртаклашырга тәкъдим итә. Шулай ук “ВКонтакте”да бергәләшеп үткәргән файдалы  ял турында видео урнаштырырга мөмкин. 

       Исегезгә төшерәбез, Әтиләр көнен бәйрәм итү кысаларында БР Җәмәгатьчелек палатасы “Ата каёарманлыгы” иҗтимагый бүләгенә дәгъва итүгә III республика конкурсы җиңүчеләрен хөрмәтләүне оештыра. Тантаналы чара 20 октябрьдә “Торатау” конгресс-холлында үтәчәк.

Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас