Җәмгыять
12 октябрь 2022, 09:29

Яшь сәнәгатьчеләр клубы

Башкортстанда яшь сәнәгатьчеләрнең беренче төбәк вәкиллеге ачылачак.

pravitelstvorb.ru Яшь сәнәгатьчеләр клубыpravitelstvorb.ru Яшь сәнәгатьчеләр клубы
Яшь сәнәгатьчеләр клубыФото:pravitelstvorb.ru

14 октябрьдә Башкортстанда яшь сәнәгатьчеләрнең беренче төбәк вәкиллеге ачылачак. Ачылу тантанасында БР Башлыгы Радий Хәбиров, Русия Сәнәгать министрлыгы вәкилләре, Башкортстан Республикасы Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары - сәнәгать, энергетика һәм инновацияләр министры Александр Шельдяев, яшь сәнәгатьчеләр клубы идарәсе рәисе Антон Ковалев һәм клуб җитәкчелеге катнашачак. Башкортстан предприятиеләренең 15 яшь җитәкчесе үзләренең Сәнәгать проектлары турында сөйләячәк.

- Башкортстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы төбәкнең сәнәгать предприятиеләренә ярдәм итү мохитен үстерү өстендә актив эшли, санкция шартларында ил эчендә кооперация чылбырларын тезү, ачылган урыннарны үзләштерү зур әһәмияткә ия. Яшь сәнәгатьчеләр клубы 40 яшькә кадәрге кече һәм урта эшкуарлык предприятиеләре җитәкчеләре берләшмәләре өчен мәйданчык булып тора. Быел Башкортстан сәнәгатьчеләре елның яшь сәнәгатьчесе Бөтенрусия премиясендә катнаштылар. ТОП-100леккә өч төбәк предприятие җитәкчеләре керде, шуларның берсе -  Алмаз Мамлиев, Туймазы шәһәренең «Корона» фабрикасы директоры урынбасары, 2 нче урынны алды, – дип сөйләде төбәк сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы җитәкчесе Александр Шелдяев.

Бүгенге көндә клубта Русиянең 30 төбәгеннән вәкилләр тора. Клуб 2019 елдан актив эшләп килә.

  • Башкортстандагы бурыч – хакимият органнарыннан һәм үсеш институтларыннан ярдәмнең барлык ресурслары турында тулы мәгълүмат алсын өчен, яшь сәнәгатьчеләрнең үзара хезмәттәшлеге өчен мохит формалаштыру. Биредә көчле команда төзеп, без үз проектларыбызны, клубның ресурсы ярдәмендә, федераль дәрәҗәдә тәкъдим итә алачакбыз. Өстенлекле максатларның берсе – предприятиеләр арасында кооперация элемтәләрен формалаштыру, башка төбәкләрдән клуб әгъзалары арасыннан партнерлар эзләү. Республикада Русия җитештерүчеләре реестрында күбрәк продукция барлыкка килсен, ул Русиянең технологик суверенитетын формалаштырачак. Клубның ишекләре Башкортстанның яшь сәнәгатьчеләре өчен ачык,– дип билгеләп үтте Антон Ковалев.

Башкортстанда яшь сәнәгатьчеләр клубының төбәк вәкиллеген Алмаз Мамлиев җитәкли.

Чыганак: pravitelstvorb.ru

 
Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас