

Мобилизацияләнгән эшкуарлар әлеге шартларда салымнарын ничек түләргә тиеш? Минем улым да – шәхси эшкуар. Әгәр повестка килсә, аның салымнары белән нәрсә булып бетәр?
Артур.
Мобилизацияләнгән эшкуарлар өчен салым, страховкалау взнослары түләү һәм хисап бирү сроклары озайтылачак. Бу хакта премьер-министр Михаил Мишустин хәбәр итте.
“Әгәр шәхси эшкуарлар яки бизнесны оештыручы шәхесләр мобилизация буенча чакырылсалар, мондый оешмалар өчен салым, страховкалау взнослары, башка мәҗбүри түләүләр, декларация яисә башка отчетлар бирү сроклары озайтылачак”, - дип белдерде премьер-министр оператив киңәшмәдә.
Михаил Мишустин шулай ук мобилизация буенча чакырылган эшкуарларга ышаныч кәгазьләрен, кредит каникулларын, аренда буенча кичектерүләрне һәм башка мөһим, кирәкле документларны рәсмиләштерүгә берничә көн бирелүен билгеләп үтте.
Моннан тыш, хөкүмәт сайтында күрсәтелгәнчә, РФ Юстиция һәм Оборона министрлыклары мобилизация буенча хәрби хезмәткә чакырылган гражданнарның бизнес милекчеләре булып кала алачагы турында федераль закон проектын эшләячәк. Әле хәрбиләргә шәхсән яки ышанычлы затлар аша эшкуарлык белән шөгыльләнү тыела.