Җәмгыять
12 октябрь 2022, 13:13

Иртәгә эшкә соңламас өчен иртәрәк чыгу хәерле

Җәмәгать транспортында йөрүчеләр игътибарына.

Иртәгә эшкә соңламас өчен иртәрәк чыгу хәерлеИртәгә эшкә соңламас өчен иртәрәк чыгу хәерле
Иртәгә эшкә соңламас өчен иртәрәк чыгу хәерле

Пәнҗешәмбе, 13 октябрь көнне Уфада җәмәгать транспортын тикшерү буенча рейдлар узачак. Дәүләт юл инспекторлары, техник контроль белгечләре белән берлектә, автобус йөртүчеләрнең пассажирларны хезмәтләндерү, юл йөрү кагыйдәләренең үтәлешен, маршрутларның гомуми торышын тикшерәчәкләр. Билгеле булганча, чаралар аварияләрне киметүгә һәм юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәүгә юнәлтелгән. Инспекторлар туктатып тикшергән арада сезгә көтеп утырырга туры киләчәк. Шуңа күрә дә иртәрәк чыгарга кирәгер дип кисәтәбез.

Чыганак: Башинформ

Фото:Башинформ

Автор:Фаткуллин Рәдиф
Читайте нас