Җәмгыять
10 октябрь 2022, 11:53

Республика көнендә күп төрле чаралар оештырыла

"Геройлар дәвере" һәм "Үлемсез дан өчен туган" концертларына чакырабыз.

Республика көнендә күп төрле чаралар оештырылаРеспублика көнендә күп төрле чаралар оештырыла
Республика көнендә күп төрле чаралар оештырыла

Иртәгә, Республика көнендә, Уфа шәһәренең Совет мәйданында Бөтенрусия "Геройлар дәвере" патриотик җыр фестиваленең финалы узачак.
Әлеге проект патриотик темага иҗат итүче яңа авторлар һәм җырлар барлауга, ватанпәрвәрлек, яшь буынның кыюлыгын һәм рухи-әхлакый сыйфатларын күтәрүгә юнәлтелгән.
Конкурс өч номинация буенча үтте: «Автор җыры», «Композитор», «Җыр сүзләре авторы». Проектка Русиянең 28 төбәгеннән 425 гариза буенча 665 әсәр тапшырылган.
Конкурсның финалына Башкортстан, Түбән Новгород, Новосибирск, Архангельск, Мәскәү, Киров, Ульяновск, Иваново өлкәләреннән, Адыгея, Чувашия, Хакасия, Луганск республикаларыннан 18 катнашучы узган.
"Геройлар дәвере" беренче Бөтенрусия патриотик җыр фестивалендә җиңүчеләрне бүләкләүдә жюри рәисе - композитор, продюсер, «Белый орел» төркеменең элекке солисты Александр Ягья да катнашачак, ул шулай ук уфалылар һәм шәһәр кунакларына үз җырларын башкарачак. Чара 19.00 сәгатьтә башлана.
21.00 сәгатьтә Совет мәйданындагы бәйрәм программасын «Үлемсез дан өчен туган» дип аталган Башкортстан сәнгать осталары концерты дәвам итәчәк. Анда Фәйзи Гаскәров исемендәге Дәүләт бию ансамбле, "Мирас" җыр-бию ансамбле, Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академик драма театры артистлары, Башкорт дәүләт филармониясе солистлары, билгеле җырчылар катнашачак

Чараның трансляциясен 11 октябрьдә 19.00 сәгатьтә туры эфирда БСТ, «Башкортстан 24» һәм «Вся Уфа» телеканаллары күрсәтәчәк.

Чыганак: Башинформ

Фото: Башинформ

Автор:Фаткуллин Рәдиф
Читайте нас