

Бүген БР Хөкүмәте премьер-министры Андрей Назаров Русиянең санитар-эпидемиологик хезмәтенең барлыкка килүенә 100 ел тулуга багышланган тантаналы чарада катнашты. Үзенең котлау сүзендә Андрей Назаров бу үтә җаваплы хезмәтнең никадәр авыр һәм мөһим булуын ассызыклады. Ул шулай ук үзенең юбилеена хезмәт илдәге санитар-эпидемиологик хәлне контрольдә тоту буенча зур тәҗрибә туплап өлгерде, дип белдерде. Бүгенге көндә ул яңадан-яңа цифрлы, генетик, геномлы технологияләр белән коралланды дип тә өстәде. Премьер-министр ведомствоның коронавирус инфекциясенә каршы торудагы эшенә аерым игътибар бүлде.
Чыганак: pravitelstvorb.ru