Җәмгыять
6 октябрь 2022, 12:15

Комплекста 25 яңа эш урыны булдырылачак

Бүздәк металл прокат заводының инвестицион проекты өстенлекле проектлар исемлегенә кертелде.

Руфина ТаҗиеваРуфина Таҗиева
Фото:Руфина Таҗиева

Зубово авыл советы территориясендә яңа юл буе  комплексы төзүне күз уңында  тоткан «Бүздәк металл прокат заводы» компаниясенең инвестицион проекты Башкортостан Республикасының өстенлекле инвестпроектлары исемлегенә кертелгән. Бу хактагы приказга төбәк  икътисадый үсеш министрлыгында кул куелды.

- Инвесторның һәм профильле ведомстволарның үзара җайга салынган эше нәтиҗәсендә проект тиздән гамәлгә ашыру стадиясенә күчәчәк. Инициативага 75 млн сум акча кертеп, инвестор юл хәрәкәтендә катнашучыларны автостоянка, автомобильләргә техник хезмәт күрсәтү мөмкинлеге, автомойка, кафе һәм кунакханәсе булган   юл буе сервисы объекты төзиячәк. Комплекста 25 яңа эш урыны булдырылачак. Алга таба, проект  кысаларында, без инвесторга сатулашуларсыз җир участогы алу өчен документлар пакетын формалаштыруда ярдәм итәчәкбез, - диде Башкортостан Республикасының Үсеш Корпорациясе генераль директоры Наил Габбасов.

Автор:Руфина Таҗиева
Читайте нас