

Уфада берничә спортчысының хәрби билетлар сатып алуда гаенләнүе турында ишеткән идем. Аларга берәр җәза бирделәрме, юкмы?
Дамир Харисов.
Уфа шәһәре.
Күпләр хәтерлидер, июль аенда Уфаның Ленин районы судында “Салават Юлаев” клубының элекке уенчыларына карата өч җинаять эше кузгатылган иде: болар - 22 яшьлек Әнвәр Сөләйманов, 25 яшьлекләр Владислав Лукин һәм Михаил Воробьев. Спортчыларны эшкуар Ф. Сәмигуллинга зур күләмдә ришвәт бирүдә гаепләделәр. Соңгысы үз өстенә, ялган диагнозларны сәбәп итеп, хоккейчыларны армия хезмәтеннән азат итүдә булышу бурычын алган.
Ленин район судында хәбәр итүләренчә, ришвәт биргән һәм хәрби билетлар сатып алган өчен Әнвәр Сөләйманов 4 елга сынау срогы белән 5 елга шартлы рәвештә хөкем ителгән, Михаил Воробьевны – 2 млн. сумга, Владислав Лукин 2,2 млн. сумга штрафка тарттырганнар.
2 октябрьдә судка хәрби билетлар сатып алу факты буенча тагын бер җинаять эше килеп кергән. Аның фигуранты – “Уфа” футбол клубы яшьләр составының экс-футболчысы Дмитрий Б.