Җәмгыять
3 октябрь 2022, 12:20

Үзгәрешләр кертелде

Ул дәүләт милкен хосусыйлаштыруга кагыла.

Үзгәрешләр кертелдеҮзгәрешләр кертелде
Үзгәрешләр кертелде

Башкортстанда Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы дәүләт милкен хосусыйлаштыру турындагы законга үзгәрешләр кертте.

 Башкортстан Республикасы Җир һәм милек мөнәсәбәтләре министрлыгы «Башкортстан Республикасында дәүләт милеген хосусыйлаштыру турында «Башкортстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү турында» Башкортстан Республикасы законы проектын эшләде.

- Үзгәрешләр аукционда дәүләт яки муниципаль милекне сату тәртибенә кагыла. Аукционда катнашуга заявканы аукционда бердәнбер катнашучы дип табылган бер генә кеше биргән булса, килешү дәүләт яки муниципаль мөлкәтне башлангыч сату бәясе буенча төзелә, – дип аңлатты БР Җир һәм милек мөнәсәбәтләре министры урынбасары Фәния Нәфыйкова.

Элегрәк законда аукцион үтсен өчен, гаризалар ким дигәндә ике кешедән бирелергә тиеш иде.

Әлеге проектны кабул итү дәүләт мөлкәтен сатып алу процедурасын катнашучы өчен уңайлырак итәчәк.

Автор:Ильфира Нигматуллина
Читайте нас