Җәмгыять
3 октябрь 2022, 10:15

Иң күп тавыш җыйды

"Өмет” гүзәле" конкурсы дәвам итә.

Иң күп тавыш җыйдыИң күп тавыш җыйды
Иң күп тавыш җыйды

Ай саен сылулар арасында бәйге оештырылып килә. Бу айда “Сентябрь гүзәле” исеменә кем лаек булды соң?

Иң күп тавыш җыеп, җиңү яулаган кыз – Ралия Рәшит кызы Гарданова.

Ул Башкортстаныбызның иң матур табигатьле Илеш районы Үрмәт авылында туып-үскән. Ралияга - 29 яшь.

Һөнәре буенча технолог. Әлеге вакытта Уфа шәһәре "Восход" икмәк заводының пряник пешерү цехында үз эшен яратып башкара.

Буш вакытларында татар эстрадасы артистларының концертларына йөри, шулай ук пешеренергә, гөлләр үстерергә һәм бакчада эшләргә ярата.

Автор:Ильфира Нигматуллина
Читайте нас