

Башкортстанда 2022 елның җиде аенда уртача айлык хезмәт хакы 46 349 сумга, июль аенда 50 639 сумга җиткән.
Бу 2021 елның шул ук чорына караганда 14,8 һәм 24,2 процентка артыграк. Әмма реаль хезмәт хакы, узган елның гыйнвар — июль айлары белән чагыштырганда, республикада 99,2 процент тәшкил итте, дип хәбәр иттеләр Башстаттан.
Гадәттәгечә, Башкортстанда иң югары хезмәт хакы файдалы казылмалар чыгаругчыларда.— 2022 елның җиде аенда уртача 79,6 мең сум һәм узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 12,4 процентка арткан. Һәм, киресенчә, иң бәләкәй хезмәт хаклары - тире һәм күн эшләнмәләре җитештерү белән шөгыльләнүчеләрдә — аена алар 20,8 мең сум ала; кунакханә бизнесы һәм җәмәгать туклануы өлкәсендә — 24,5 мең сум; җиһаз җитештерү - 24,7 мең сум.
Чагыштыру өчен: 2022 елның беренче яртыеллыгында Башкортстанда уртача айлык хезмәт хакы 45 552 сум, икенче кварталда 47 811 сум тәшкил иткән.