Җәмгыять
30 сентябрь 2022, 04:55

Ярый әле күреп калган!

Уфада автобус водителе күпердән сикерергә торган кешене коткарган.

Ярый әле күреп калган!Ярый әле күреп калган!
Ярый әле күреп калган!

"Башавтотранс" җәмгыяте почтасына бу вакыйдша шаһит булган кешедән хат килгән:

"Сезнең кыю водителегезгә рәхмәт әйтәсем килә! Кичә кич, 18:00-19:00 сәгатьләрдә, 110с санлы автобуста китеп барганда Агыйдел күперендә водитель бер ирне үлемнән коткарды.

Бу кеше бик исерек иде, күпердән аска сикерергә әзерләнгән иде. Шофер бу хәлне күрү белән туктап, тизрәк чыкты, шул арада автобустагы башка ир-егетләр дә ярдәмгә йөгерде. Ул кешене автобуска алып керделәр. Тынычланды, кәефе күтәрелгәч, ул икенче тукталышта төшеп калды", - дип тәмамлана хат.

Коткаручы – Родион Искәндәров, 2009 елдан бирле УПАТП-1 шофер булып эшли.

«Бик тыйнак кеше, бу гамәлен ул батырлык дип тә санамый, аның урынында һәркем шулай эшләр иде, дип уйламый. Хезмәттәшебезнең бу гамәле соклану уята», – дигәннәр «Башавтотранс» матбугат хезмәтендә.

Ярый әле күреп калган!
Ярый әле күреп калган!
Автор:Каспранова Ләйсән
Читайте нас