Җәмгыять
30 сентябрь 2022, 11:30

Республиканың күпфункцияле үзәге - җиңүчеләр сафында

Форум эшен дәвам итә.

Руфина ТаҗиеваРуфина Таҗиева
Фото:Руфина Таҗиева

Башкортстан башкаласында VI  Бөтенрусия дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтү үзәкләре форумы эшен дәвам итә.

Форумның икенче көне КФҮ гимны белән ачылды. Аны чарада катнашучылар алкышлар белән каршы алды.

Форумда катнашучыларны Русия Хөкүмәте рәисе Михаил Мишустин сәламләде. Ул билгеләп үткәнчә, КФҮ эше нәтиҗәсендә илдә күп кенә бюрократик процедуралар кыскартылды, дәүләт хезмәтләре уңайлыга әйләнде. Һәр кеше мөһим мәсьәләләрне оператив рәвештә хәл итү мөмкинлеге алды.

Форумда катнашучыларны шулай ук Русиянең Икътисади үсеш министры Максим Решетников сәламләде. Ул билгеләп үткәнчә, 15 ел эчендә, беренче КФҮ үз ишекләрен ачканнан бирле, гражданнар һәм җәмгыять арасындагы хезмәттәшлекнең уникаль системасы булдырылган. Көн саен илнең КФҮләренә 630 меңнән артык кеше килә.

Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров, дәүләт хезмәтләрен күрсәтүне үстерүдә прогрессның әһәмиятле булуын билгеләп, КФҮ хезмәткәрләренә рәхмәт белдерде.

«Сезнең куллар белән санлы киләчәк булдырыла, моның өчен рәхмәт әйтәсем килә. Мондый процесста катнашучы булу - зур бәхет. Безнең төп максатыбыз – Башкортстанны кешеләр тормышы өчен иң яхшы төбәк итү, күпфункцияле үзәкләр булмаса, бу мөмкин түгел", - диде ул.

Форум кысаларында 2021 ел нәтиҗәләре буенча «Иң яхшы КФҮ» конкурсы лауреатларын бүләкләү булды. Башкортстан Күпфункцияле үзәге "КФҮнең иң яхшы төбәк челтәре" номинациясендә бүләк алды. Катнашучыларны КФҮ эшчәнлегенең барлык процессларының нәтиҗәлелеген бәяләп, санлы инструментлар һәм чишелешләр куллану критерийларының киң исемлеге буенча бәяләделәр.


Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас