

Бүген, 30 сентябрьдә, VI Бөтенрусия күпфункцияле үзәкләр форумы икенче көн үз эшен дәвам итә. Чара кысаларында “КФҮ һәм дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрне оптимальләштерү” сессиясе узды. Ул икътисади үсеш министрлыгының федераль спикерларын һәм илнең төрле төбәкләреннән килгән “Минем документлар” дәүләт хезмәтләре үзәкләре директорларын бер мәйданчыкта берләштерде.
Сессияне халыкка дәүләт хезмәтләре күрсәтү сыйфатын тәэмин итү һәм Русия икътисади үсеш министрлыгының дәүләт функцияләрен үтәү департаменты директоры урынбасары Майя Богдалова ачты. Аның доклады сакчыл технологияләрдән төбәк оптимальләштерү үзәкләренә күчү турында булды. Мая ханым әйтүенчә, ведомство “Росатом” җитештерү системасы экспертлары белән хезмәттәшлектә “сакчыл җитештерү” инструментларын соңгы дүрт ел дәвамында дәүләт хезмәтләре үзәкләре эшчәнлегенә кертә.
“Минем документлар” үзәгенең электрон хезмәтләрне кертү буенча компетенцияләр үзәге буларак эшләү тәҗрибәсе белән Саха (Якутия) Республикасы икътисад министры Майя Данилова уртаклашты.
“Минем документлар” үзәкләре хезмәткәрләрен укыту практикасы белән ОБУ “Липецк өлкәсе КФҮнең вәкаләтле вәкиле” директоры Галина Кукушкина таныштырды. Сессия ахырында катнашучылар үз төбәкләренең күпфункцияле үзәкләрендә тәкъдим ителгән проектларны гамәлгә кертүгә әзерлек турында фикер алыштылар.