

Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең күпфункцияле үзәкләренең VI Бөтенрусия форумы кысаларында “КФҮ: яңа максатлар” сессиясе узды.
Анда Башкортостан Республикасында РФ Социаль страховкалау фондының төбәк бүлеге идарәчесе, Сахалин, Тула, Свердловск, Калуга өлкәсе һәм Алтай крае КФҮ директорлары чыгыш ясады.
Башкортстанда РФ Социаль страховкалау фондының төбәк бүлекчәсе идарәчесе Марат Латыйпов РФ төбәк фондының КФҮ челтәре белән хезмәттәшлеген оештыру тәҗрибәсе белән уртаклашты.
- Социаль страховкалау фондының төбәк бүлеге үз хезмәтләренең 88% тан артыгын бүген электрон рәвештә тәкъдим итә, һәм бу процент үсәчәк. Без барлык гражданнар өчен дә хезмәтләрдән файдалану мөмкинлеген тәэмин итәргә тиеш, чөнки бөтен кеше дә электрон рәвештә хезмәт күрсәтүне сорап мөрәҗәгать итә алмый. КФҮнең бөтен республика буенча бүлекчәләре бар. Бу республика гражданнарына мөрәҗәгать иткәндә уңайлылык тәэмин итә.
Хезмәттәшлек итү турындагы килешү кысаларында 2020 елдан алып КФҮләр социаль страховкалау фондыннан 13 дәүләт хезмәте күрсәтә. Агымдагы елда КФҮләр аша гаризалар һәм документлар пакеты тапшырган заявительләребез саны 7,5 меңнән артып китә. Шуларның 71 проценты-инвалидлар, алар техник тернәкләндерү чаралары белән тәэмин итүне сорап мөрәҗәгать иткәннәр. Гариза бирүчеләрнең 26,4 проценты санатор-курорт дәвалавы белән тәэмин итүгә гариза биргән.