Җәмгыять
29 сентябрь 2022, 09:59

Ташламалы хакка электромобиль сатып ал

Үзебездә җыелган һәм җиһазландырылган электромобильләрне 35 процент ташлама белән сатып ала алырга була.

Ташламалы хакка электромобиль сатып алТашламалы хакка электромобиль сатып ал
Ташламалы хакка электромобиль сатып ал

Русиялеләр үзебездә җыелган һәм җиһазландырылган электромобильләрне 35 процент ташлама белән сатып ала алачак. РФ Хөкүмәтендә, илнең сәнагәть һәм сәүдә министры Денис Мантуровның сүзләренә сылтанып, бу турыда хәбәр иткәннәр.

“Бүгенге шартларда, чит ил сәнагәтьчеләре безнең базарны ташлап киткән вакытта, Русия автопромы тулысынча үзгәрә. Бүген безнең алда төрле модельле автомобильләрне кайтару бурычы тора. Кешеләр дәүләт ярдәме белән машина сатып алалырга тиеш. Шуңа ярашлы бер адым ясадык: льготалы кредитлау программасына Evolute электромобильләре дә керде. Русиядә эшләнгән электромобильләрне 35 процент ташлама белән сатып алып булачак”, - дип язганнар РФ Хөкүмәтенең матбугат хезмәтендә.

Русиядә 150 ат көче электромобильләр җитештерү старт алды. Алар 53кВт батарея белән 420 чакрым йөрергә сәләтле.

 
 
Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас