Җәмгыять
29 сентябрь 2022, 08:45

Октябрьдә нинди яңа законнар үз көченә керәчәк?

Аларның күбесе русиялеләр тормышының финанс  ягына  кагыла.

Октябрьдә   нинди  яңа законнар үз көченә керәчәк?Октябрьдә   нинди  яңа законнар үз көченә керәчәк?
Октябрьдә нинди яңа законнар үз көченә керәчәк?

    2022 елның октябрендә эшли башлаучы законнарның күбесе русиялеләрнең тормышының финанс  ягына  кагыла.

               Бюджет өлкәсендә эшләүчеләргә хезмәт хакын арттыру

    1 октябрьдән бюджет оешмалары хезмәткәрләре һәм хәрби частьләрнең шәхси составының хезмәт хаклары 4%ка артуы көтелә.

                 Пенсияне индексацияләү

      1 октябрьдән  80 яше тулган эшләмәүче русиялеләрнең пенсияләре индексацияләнәчәк. Хәзерге вакытта билгеләнгән 6,5 мең сумга якын  түләү алар өчен ике тапкыр арттырыла. Пенсияне арттыруга гариза язарга кирәкми – индексацияләү автомат рәвештә үтәчәк.

                   Хәрбиләрнең пенсияләре артачак

     1 октябрьдән Бөек Ватан сугышында катнашучылар һәм аларның гаилә әгъзалары билгеләнгән пенсияләренең 15,5%ы күләмендә ай саен пенсиягә өстәмә ала башлаячак. Хәрби пенсияләр гыйнвардан 8,6%ка артты. Аннары алар 1 июньнән 10% ка индексацияләнде.

Банкларны вкладлар буенча  гарантияләнгән керем турында хәбәр итәргә мәҗбүр  итәчәкләр

      Русия Банкы банклардан килешүнең беренче битендә, шулай ук сайтларда һәм теләсә кайсы  сату нокталарында вклад буенча гарантияләнгән минималь ставканы  күрсәтүне таләп итә.  Бу реклама вәгъдәләре тозагына эләккән  банк вкладчылары санын киметергә ярдәм итәчәк.

                      Онлайн операцияләрне тыю яки чикләү

      2022 елның 1 октябреннән банк клиентлары,  мошенниклардан  яклау өчен, үз ирекләре белән онлайн операцияләрне чикли алачак. Күрсәтелгән көннән башлап, клиентлар үзләренә хезмәт күрсәтелгән банкта онлайн операцияләрне үзаллы тыя яки аларның параметрларын чикләүне куя алачак.

          Машина сатканда ОСАГО килешүен өзмәскә мөмкин булачак

     1 октябрьдә ОСАГО кагыйдәләренә төзәтмәләр үз көченә керә. Алар буенча автомобильне ОСАГО килешүен өзмичә сатарга яки бүләк итәргә мөмкин булачак. Тик милекченең алышынуы турында страховкалау компаниясенә хәбәр итәргә кирәк булачак.

Шоферларга электрон таныклык күрсәтергә рөхсәт ителәчәк

      Октябрь башында автомобиль йөртүчеләргә тест режимында электрон машина йөртү таныклыкларын күрсәтергә рөхсәт итәчәкләр. Яңа электрон хезмәтне  “Дәүләт хезмәтләре Авто”  кушымтасында сынаячаклар. Хәзерге вакытта юл хәрәкәте кагыйдәләренә төзәтмәләр әзерләнә, алар документларны тикшерүне легитим итәчәк.

Мир" картасына гына күчерелә ала торган түләүләр исемлеге киңәйде

     2022 елның 26 октябреннән банклар түбәндәге түләүләрне “Мир” карталарына гына күчерәчәкләр:

-торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүгә киткән чыгымнарга компенсацияләрне һәм  субсидияләрне;

- дәүләт социаль ярдәме турындагы законда каралган түләүләр (пенсиягә социаль өстәмә, льготникларга социаль хезмәтләр җыелмасы, дәүләт социаль ярдәме кысаларындагы түләүләр);

- “Русиянең почетлы доноры” күкрәк билгесе белән бүләкләнгән затларга түләүләр.

Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас