Җәмгыять
29 сентябрь 2022, 10:15

МФЦларда эшкуарлар 140лап хезмәт рәсмиләштерә ала

Рөстәм Моратов шулай диде.

МФЦларда эшкуарлар 140лап  хезмәт рәсмиләштерә алаМФЦларда эшкуарлар 140лап  хезмәт рәсмиләштерә ала
МФЦларда эшкуарлар 140лап хезмәт рәсмиләштерә ала

Башкортстан халкының 99,27% күпфункцияле үзәкләр хезмәтеннән файдалана ала. МФЦлар барлык районнарны үз эченә ала һәм  төрле хезмәтләр алырга мөмкинлек бирә.

  2021 елда республиканың күп функцияле үзәкләре гражданнарга 7,1 млн.нан артык хезмәт күрсәткән. Үзәкләрдә уртача көтү вакыты - 1 минут 48 секунд. Агымдагы елның 8 аенда ул 11 секундка кимегән. Бу мәгълүматларны дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең күпфункцияле үзәкләренең VI Бөтенрусия форумында, БР Хөкүмәте премьер-министрының беренче урынбасары - икътисади үсеш һәм инвестиция сәясәте министры Рөстәм Моратов җиткерде.

  Рөстәм Моратов билгеләп үтүенчә, республика МФЦлары бизнес өчен киң кырлы хезмәтләр күрсәтә. Аерым алганда, биредә эш башлаучы эшкуарлар ярдәм ала ала, предприятиеләрне теркәү өчен документлар тапшырырга мөмкин. Гомумән алганда, республика эшкуарлары МФЦларда 140лап хезмәт рәсмиләштерә ала.

Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас