Җәмгыять
29 сентябрь 2022, 08:45

Мәктәпләрне аеруча сакларга

Уфа шәһәрендәге барлык мәктәпләргә дә чит кешеләрне кертү тыелачак

Мәктәпләрне аеруча сакларгаМәктәпләрне аеруча сакларга
Мәктәпләрне аеруча сакларга

Уфа шәһәрендәге барлык мәктәпләргә дә чит кешеләрне кертү тыелачак.

Уфа мэры Ратмир Мәүлиев терроризмга каршы комиссия утырышында шушы хакта белдерде.

Соңы арада әле бер шәһәрдә, әле икенчесендә мәктәпкә кораллы кешеләрнең барып кереп атыш оештыруы турында ишетелеп тора.

Уфа шәһәрендә 393 муниципаль белем бирү оешмасы – 126 мәктәп, 221 балалар бакчасы, 46 өстәмә белем бирү оешмасы бар. Аларда тәүлек әйләнәсенә с ак эшли, видеокүзәтү системалары урнаштырылган, хәвеф төймәләре бар, ди Уфа шәһәренең мәгариф идарәсе җитәкчесе Азат Батыршин.

Уфа мэры барлык мәктәп территорияләрендәге коймаларны тикшереп чыгарга, ирекле кереп йөрү урыннарын бетерергә кушты.

 
Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас