

29-30 сентябрьдә Уфада “Минем документлар” Бөтенрусия дәүләт хезмәтләре үзәкләренең VI форумы үтә.
"Хәзерге вакытта республикада Русиядә иң масштаблы күп функцияле үзәкләр челтәре эшли. Ул көн саен 350 дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр буенча 10 меңгә якын мөрәҗәгать итүчегә ярдәм итә, - дип билгеләп үтте Башкортстанның Икътисади үсеш һәм инвестиция сәясәте министры Рөстәм Моратов. - Әлеге система халыкка хезмәт күрсәтүнең төп коралы булып тора, һәм инде үзенең нәтиҗәлелеген раслады. Һичшиксез, без арытабан да аны үстерүгә һәм камилләштерүгә юнәлдерелгән эш алып барачакбыз. Мондый чаралар тәҗрибә уртаклашу гына түгел, ә төбәкара хезмәттәшлекне ныгыту өчен дә зур мөмкинлек бирә. Бу киләчәктә безнең гражданнарның тормышын тагын да уңайлырак итәчәк”.