

Дәүләт хезмәтләре федераль порталында Башкортстан халкы арасында иң популяр хезмәт – табибка язылу. Барлыгы 5,6 млн. мөрәҗәгать!
Арытаба исемлектә зур аерма белән – шәхси счетларның торышы турында мәгълүмат бирү (467 мең), башкару производствоның барышы турында (277 мең), корпоратив сим-карталарны активлаштыру (242 мең), хезмәт эшчәнлеге турында мәгълүмат бирү (230 мең) бара.
Бу хакта VI Бөтенрусия дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтү буенча күпфункцияле үзәкләр форумында Башкортстанның цифрлы үсеш министры вазифаларын башкаручы Динар Шәрәфетдинов сөйләде.