

29-30 сентябрьдә Уфада “Минем документлар” Бөтенрусия дәүләт хезмәтләре үзәкләренең VI форумы үтә. Форум үзәкләр җитәкчеләрен, федераль һәм төбәк башкарма власть органнары вәкилләрен берләштерә.
"Трансформация һәм цифрлаштыру ягыннан дәүләт хезмәтләре өлкәсе бик тиз үсешә һәм моңа төбәкләрнең алга китеш идеяләре зур йогынты ясый”, - дип билгеләп үтте икътисади үсеш министры урынбасары Алексей Херсонцев.
Форумның эшлекле программасы өч блокка бүленгән. Ул үз эченә пленар утырышны, дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрне оптимизацияләү мәсьәләләренә, КФҮнең яңа максатларына багышланган ике стратегик сессияне үз эченә ала.