Җәмгыять
29 сентябрь 2022, 08:20

Башкортстан халкы электрон хезмәтләрдән канәгать

Ел башыннан физик шәхесләр 49,16 меңнән артык  дәүләт хезмәте рәсмиләштергән.

Башкортстан халкы электрон хезмәтләрдән канәгатьБашкортстан халкы электрон хезмәтләрдән канәгать
Башкортстан халкы электрон хезмәтләрдән канәгать

Башкортстанда яшәүчеләрнең 69% - бу  2,74  млн. кеше -  дәүләт хезмәтләре порталыннан файдалану  мөмкинлегенә ия.

  Уртача дәүләт хезмәтләре порталыннан ай саен якынча 500 мең кеше файдалана. Шул ук вакытта төбәктә яшәүчеләрнең электрон рәвештә күрсәтелә торган хезмәтләрнең сыйфаты белән канәгать булу дәрәҗәсе 4,2 баллга бәяләнә. Бу  Русия буенча уртача күрсәткечтән югарырак (4,1).

 Бу хакта Уфада үтүче күпфункцияле үзәкләренең VI Бөтенрусия форумында БР дәүләт идарәсенең цифрлы үсеш министры вазыйфаларын башкаручы Динар Шәрәфетдинов хәбәр итте. Аның әйтүенчә, 2021 елда республикада, Русия Президенты кушуы буенча, бөтенрусия порталларына 76 массакүләм социаль әһәмияткә ия хезмәтләр чыгарылган. Узган елгы казаныш дип ул федераль һәм төбәк  порталларына 103 яңа хезмәт  күрсәтүне атады.

Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас