

Машинаны штраф тукталышына эвакуацияләүгә бәяләр үсте. Элек транспорт чарасын эвакуацияләгән өчен 1,5 мең сум алалар иде, хаклар күтәрелгәч 2557 сум түләргә туры киләчәк. Скутер һәм мотоциклларны махсус тукталышта саклаган өчен түләү сәгатенә 12 сумнан 20 сумга кадәр күтәрелде. B категорияле, ягъни 3,5 тоннага кадәр булган машиналар өчен сәгатенә 25 сум урынына 40 сум түләячәкбез. D категорияле, ягъни 3,5 тоннадан авыррак машиналарга 50 сум урынына 80 сум түләргә туры киләчәк. Прицеплы машиналар өчен хак 75 сумнан 120 сумга кадәр күтәрелде. Юл билгеләренә тагын да ныграк игътибар бирергә кала инде хәзер.
Фото:vk.com