Җәмгыять
25 сентябрь 2022, 12:20

Интернет файдагамы, әллә зыянгамы?

Яки кечкенәдән бозылган психиканы кем җайга салыр икән?

Интернет файдагамы, әллә зыянгамы?Интернет файдагамы, әллә зыянгамы?
Интернет файдагамы, әллә зыянгамы?

Башкортстан парламенты узган елда ук социаль челтәрләрдән куллану  өчен яшь чикләве кертү турында тәкъдим белән чыккан иде. Берәүләр бу тәкъдимне хуплап каршы алды, икенчеләре, тагын  “таш гасырга” кайтарырга телиләр дип, килешмәвен белдерде. Шулай да кемнәр хаклы соң? Бу язмада  белгечләр фикеренә таянып берникадәр ачыклык кертергә тырышабыз.

Бүген тормышыбызны Интернетсыз күз алдына китереп булмый, аның уңай яклары, һичшиксез, бихисап. Ул алтынга тиң вакытыбызны янга калдырырга ярдәм итә. Мәктәп укучылары озаклап китапханәләрдә утыру урынына, Интернетка гына кереп, кирәкле мәгълүматны ала. Әмма соңгы елларда психологлар Интернетның балалар психикасына тискәре тәэсире булуы хакында чаң суга. Кулына телефон яки планшет тоткан сабый хәзер гадәти күренешкә әйләнде. Ата-аналар балаларына кечкенә чактан заманча телефон тоттыралар һәм аларның нәрсә караганнарын контрольдә тотмыйлар диярлек. Социаль челтәрләрдә бик күп файдалы һәм кирәкле мәгълүматка өстәп, көч куллану, бозыклыклар, экстремизмга өндәү, төрле ялган хәбәрләр дә булуын онытып җибәрәләр. Белгечләр әйтүенчә, мондый эчтәлекле материаллар балаларга психологик травма ясарга, хәтта аларның үлеменә дә китерергә мөмкин. Кызганычка каршы, мондый мәгълүмат  балаларның ныгып бетмәгән аңын агулый, төрле ялгыш адымнарга этәрә.

Бу уңайдан күзәтчелек бөтенләй юк дип әйтеп булмый, әлбәттә. Мисал өчен Башкортстанда Роскомнадзор балалар порнографиясе һәм үз-үзенә кул салуны пропагандалаган 1,5 мең сайтны япкан. Бу эшкә көннән-көн зуррак игътибар бирелә. Шулай булгач, нигә берсен ябып куюга икенчесе килеп чыгып тора соң? Яңа законнар нигезендә, сайт һәм Хостинг хуҗалары тыелган басмаларны һәм язмаларны мөстәкыйль рәвештә ачыкларга һәм алып ташларга тиеш. Әмма моны барысы да эшләми. Шуңа күрә 2021нче елдан Интернет ресурслары хуҗаларына законнарга  каршы килгән эчтәлекле материалларга керү мөмкинлеген чикләмәгән һәм  тыелган мәгълүматны алып ташламаган өчен административ штраф салына башлады. Юридик затлар өчен ул сигез миллион сумга кадәр. Таләпләрне үтәмәү кабат ачыкланса, бу сумма компаниянең еллык кеременең биштән бер өлешенә кадәр арта. Мисал өчен Роскомнадзор балигъ булмаган балаларны рөхсәт ителмәгән  массакүләм чараларда катнашырга өндәгән өчен Тik-tok социаль челтәренә 2,6 миллион сум күләмендә штраф салды.

Моннан тыш, Роскомнадзор 2017 нче елдан алып кисәтеп килүләргә карамастан,  балалар порнографиясе, наркоманиягә һәм үз-үзенә  кул салуга этәрүче материалларны алып ташламаган өчен Twitter социаль  челтәренең эшчәнлеген кыскартты. Әмма, кем әйтмешли, бу айсбергның очы гына. Челтәрдә потенциаль куркыныч һәм тыелган мәгълүматлар бик күп. Ата-аналар һәм безнең  һәрберебез бу зарарлы битләрне ачыклауда һәм ябуда булыша алабыз. Моның өчен Роскомнадзор  сайтына язып хәбәр итәргә генә кирәк. Әмма бу гына да аз, белгечләр беренче чиратта балаларны бу зарарлы битләргә керергә этәргән сәбәпләр белән көрәшергә кирәк дип исәпли. Башкортстан  Мәгариф һәм фән министрлыгының тәрбия эшләре бүлеге мөдире Татьяна Хурсан балалар белән шәхси аралашу җитмәгәнлектән  алар көннәр буена гаджетларда утыралар дигән фикердә.

  • Бүгенге ата-аналар көндәлек көнкүреш мәсьәләләре белән генә кызыксыналар: бала мәктәптә бирелгән өй эшләрен эшләгәнме, ашаганмы, бүлмәсен җыештырганмы?

Аларның башка темаларга сөйләшергә вакыты да, теләге дә калмый. Балалар күзгә-күз карап аралашуга мохтаҗ. Шуңа күрә сәламәт яшәү рәвеше алып барган акыллы, уңышлы кешеләрнең безнең мәктәпләргә килүләрен, балалар белән аралашуларын, алар өчен үрнәк булуларын, Интернеттан башка да  тормыш барлыгын күрсәтүләрен телибез. Күпчелек ата-аналар балалары өчен җаваплылыкны Интернетка күчерделәр, янәсе, без начар түгел, ә социаль челтәрләр начар. Ләкин күп нәрсә гаиләдән килә. Шуңа күрә әниләр һәм әтиләр белән эшләргә, кечкенәдән балалар белән аралашу культурасын тергезергә кирәк. Бер генә заманча гаджет  та, супер уенчыклар да  балага кирәк булган җан җылылыгы бирми, – ди Татьяна Хурсан.

Белгечләр сүзләренә караганда, ата-аналар үз баласы белән бәйләнешне, элемтәне югалтмаска тиеш. Үзен кирәкле, гаиләдә бәхетле дип санаган бала юаныч эзләп шикле төркемнәрдә утырмый. Баланы виртауль тормыштан алып чыгып, реаль тормыш белән кызыксындыру өчен ата-аналар үзләре дә көч салырга тиеш.

  • Иң мөһиме шуны аңларга кирәк: бөтен җаваплылык – ата-анада. Балаларга Интернетка керүне бөтенләй тыю дөрес түгел. Тыелган җимеш татлы була, бары тик баланың Интернетта ни белән шөгыльләнүенә игътибарлы булырга кирәк, – ди психолог Александр Мочалов. Интернетның балаларда бәйлелек китереп чыгаруы – иң зур проблема. Баланың кайчан компьютер белән мавыгуы бәйлелеккә әверелүен ачыклау авыр түгел, аның күзгә күренеп торган билгеләре бар. Әгәр аның тәртибе үзгәрсә, ул юкка-барга да кызып китүчәнгә, әйләнсә, яки үзенә йомылса, дуслары белән уйнарга чыкмый башласа, элек яратып  шөгыльләнгән спорт секцияләренә йөрүдән баш  тартса, аңарда Интернетка бәйлелек барлыкка килгән дигән сүз. Мондый тозакка эләккән баланың физик сәламәтлеге дә хәвеф астында.  Озак итеп компьютер, гаджетлар артында утыру аның умыртка баганасы кәкрәюгә китерә, ә бу исә барлык органнарга зур зыян сала. Баланың күрү сәләте түбәнәя.  Интертентка  бәйлелек балаланың ашау-эчү гадәтенә дә үзенең тискәре йогынтысын салмый калмый. Анорексия (артык ябыгу),  я киресенчә, симерү күзәтелә. Кайберәүләр телефон, планшет артында утырып ашарга да онытса, икенче берәүләр бургер, чипсы ише зыянлы ризыкларны берткутаусыз ашый. Интернет-бәйлелек булганда бала хис-торйгыларын тезгенли алмый, компьютер яисә телефонын алып куйсаң, елый кычкыра башлый. Дәваханәләр һәм поликлиникаларда мондый хәлне күп тапкырлар күзәткәнем бар. Әнисе 2-3 яшьлек бала тыныч кына утырсын дип, аңа үз телефонын тоттыра. Әгәр дә кире алырга уйласаң, бала таш идәнгә ятып ачыргаланып еларга керешә. Менә шулай, сизмәстән аларны үзебез дә бәйлелеккә өйрәтәбез. Мондый бәйлелек бала үскән саен арта гына бара.

Белүегезчә,1 сентябрьдән мәктәпләрдә телефон, планшет куллану тыелды. Бу таләпне тормышка ашыруның авыр башы янә укытучыларга төшә. Тормыш иптәшем һәм күп дусларым мәктәптә эшләгәнгә күрә, бу проблема миңа да яхшы таныш. Телефоннарын алып куярга кушсаң, күбесе ачуланып карый, хәтта агрессивлык күрсәтә, диләр укытучылар. Шулай шул, 2 яшьтән телефонга күнеккән баланы 15-16 яшьтә инде тыям димә.

Психологлар әйтүенчә, Интернет-бәйлелеккә күбрәк әти-әнисенең игътибары, назы җитеп бетмәгән балалар һәм үсмерләр дучар була. Шуңа күрә, эш-мәшәкатьләр тулып ятса да, кызларыгыз һәм улларыгыз белән ихлас аралашырга, хәлләрен сорашырга вакыт табыгыз, гаилә көнкүрешендә килеп туган мәсьәләләрне хәл итү уңаеннан алар белән киңәшләшергә кирәк. Сезнең бер бөтен гаилә икәнлегегезне алар һәрвакыт тойсын диләр. Әйе, кызганычка каршы, кайчак үзебезнең дә баш телефоннан чыкмый бит. Балаларыбызга  карата игътибарлырак булсак иде!

Бала туып тәпи китү белән фәлән мең сумга алган телефон тоттырабыз. Бала әти-әнигә комачау итмәсен һәм еламасын гына. Әмма алдагы көндә балаларга нинди куркыныч янавын аңламыйбыз. Балалар бакчасына килгәч тә балабыз телефонны, компьютерны белә дип горурланып мактанабыз. Ә бу мактануларның һәм чиксез ирек куюларыбызның алдагы көндә нинди нәтиҗәләргә китерәчәген башыбызга да китермибез. Күпләребез моның дөрес түгеллеген аңлап та тора, ләкин үзгәрергә теләми. Ни өчен шулай?

Фото:rounb.ru

Автор:Фаткуллин Рәдиф
Читайте нас