

Бу мәгълүмат машина йөртү таныклыгын юкка чыгару өчен нигез булачак. Тиешле закон проекты закон чыгару эшчәнлеге буенча хөкүмәт комиссиясе тарафыннан расланган һәм эшче төркемгә җибәрелгән. Эшче төркем аны өстәмә үзгәрешләрсез кабул итмәкче. Шулай итеп, тиздән ул Дәүләт Думасына тапшырылачак. Бу төзәтмәләр 2023 елның 1 мартыннан үз көченә керер дип көтелә.
Әлеге вакытта ЮХХДИ хезмәткәрләре, таныклык биргәндә, медицина сертификатында күрсәтелгән язма нәтиҗәләрнең дөреслеген тикшерә алмыйлар. Кешегә транспорт йөртергә рөхсәт биргән сертификатлар кайбер коммерция оешмалары тарафыннан хәтта нарколог яки психиатрда исәптә торган кешеләргә дә бирелә. Ягъни аларга машина йөртергә ярамый. Ләкин ЮХХДИ хезмәткәре күрсәтелгән сертификатка ышанырга тиеш. 1 марттан инспектор алган белешмә буенча прокуратура, мондый машина йөртүченең медицина учреждениесендә теркәлгәнен белгәч, таныклыгын юкка чыгарачак. Юл хәвефсезлеге турындагы законга хөкүмәт кайбер үзгәрешләр кертте. Аерым алганда, кайсы медицина хезмәткәре машина йөртүчегә рөхсәт бирә һәм бу мәгълүматны медицина реестрына кертә ала һәм шулай ук элек бирелгән машина йөртү таныклыгын юкка чыгара ала.
Бу ничек эшләячәк? Мисал өчен, машинада йөреп булмый торган ниндидер авыру булган кеше дәваханәгә килде. Табиб бу мәгълүматны дәваханәнең медицина мәгълүмат системасына яки региональ бердәм сәламәтлек мәгълүмат системасына яздыра. Сәламәтлек саклау өлкәсендә бердәм дәүләт мәгълүмат системасына да белешмә бирелә. Бу реестр инде эшләп килә. Кирәкле күләмдә мәгълүмат алыр өчен ЮХХДИны аңа тоташтыру гына кала. Бердәм системага тоташтыру да озакка сузмыйча эшләнәчәк, чөнки Дәүләт Думасы 1 мартка кадәр бу законны кабул иткәнче барлык оештыру эшләре тәмамланырга тиеш.
Әгәр машина йөртүченең сәламәтлек буенча чикләүләре булса, элек бирелгән медицина сертификатының гамәлдә булуы туктатылып тоачак. Шофер ике ай эчендә медицина тикшерүен үтәргә тиеш. Әгәр дә бу яңа экспертиза буенча медицина чикләүләре расланса, бу мәгълүмат реестрга кертеләчәк. Бу нигездә элек бирелгән машина йөртү таныклыгы юкка чыгарылачак. Әгәр дә машина йөртүче билгеләнгән ике ай эчендә медицина тикшерүен үткәрергә теләмәсә, аның машина йөртү таныклыгы да юкка чыгарылачак.
Әгәр дә медицина тикшерүе вакытында сәламәтлек буенча зур булмаган чикләүләр генә ачыкланса, машина йөртүчегә хәзерге хокукларны яңаларына үзгәртергә кирәк. Мәсәлән, машина йөртүченең күрү сәләте начарайса, ул күзлек яки линза белән генә йөри алачак.Бу мәгълүмат яңа таныклыкта күрсәтелергә тиеш.Тагын бер яңалык - машина йөртүченең медицина сертификаты электрон булачак. Мондый документ электрон формада гына биреләчәк. ЮХХДИ аны электрон мәгълүмат базасында тикшерәчәк һәм кәгазь формасында ул водитель соравы буенча гына биреләчәк.
Фото:drive2.ru