Барлык яңалыклар
Җәмгыять
22 сентябрь , 16:50

“Татлы бал” бәйрәме

Чара Уфада оештыралачак.

“Татлы бал” бәйрәме
“Татлы бал” бәйрәме

Уфада бал бәйрәме үтәчәк. Башкортстан балының иң яхшы сортлары 24-25 сентябрьдә «Татлыбал» республика бал күргәзмә-ярминкәсендә тәкъдим ителәчәк. Чара Башкортстан балын популярлаштыру һәм «АпиМир» Халыкара Умартачылык форумына әзерлек максатларында үткәрелә.

Ярминкә кунакларына яңа уңыш балын, шулай ук умартачылык продукциясен башкаланың В.Ленин исемендәге мәйданда сатып алырга мөмкин булачак.

Барлык теләүчеләр дә татлы продуктның төрле сортларын сынап карый алачак. Чара кунаклары өчен шулай ук күргәзмә экспозицияләре дә күрсәтеләчәк, анда умартачылар балның составы һәм файдасы турында сөйләячәкләр, бәйрәм концерты да оештырылачак. Ярминкә шулай ук умартачыларга бәйләнеш көйләргә, тәҗрибә уртаклашырга, тармактагы яңа технологияләр турында белергә мөмкинлек бирәчәк.

Ярминкә үткәрү вакыты-9.00 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр.

Автор:Ильфира Нигматуллина
Читайте нас в