Җәмгыять
20 сентябрь 2022, 16:26

"Ястреб" вертолеты халыкара конгрессы күргәзмәсендә

«Транспорт һәм төзелеш» беренче Халыкара конгрессы уза, аның кысаларында махсус техника: вертолетлар, авыр йөк автомобильләре, ретроавтомобильләр күргәзмәсе оештырылган.

"Ястреб" вертолеты халыкара конгрессы күргәзмәсендә"Ястреб" вертолеты халыкара конгрессы күргәзмәсендә
"Ястреб" вертолеты халыкара конгрессы күргәзмәсендә

"Ястреб" вертолеты «Транспорт һәм төзелеш» халыкара конгрессы күргәзмәсендә катнаша. УфадаКүргәзмәдә гадәттән тыш хәлләр буенча БР Дәүләт комитетының Ка-32А11ВС янгын-коткару вертолеты тәкъдим ителде. Ка-32А11ВС вертолеты - дөньядагы иң яхшы вертолетларның берсе. Янгыннарны сүндерү, башка эзләү-коткару эшләрен башкару өчен Русия генэ тугел, аны Испания, Казахстан, Португалия, Төркия, Япония һәм башка илләр дә файдаланалар. Вертолетның " хезмәт биографиясе» ннән берничә факт: - 6 майда Ка-32А11ВС вертолетын кулланып беренче тапкыр Белорет районында урман янгыны сүндерелде; - 2022 елның 1 сентябрендә Благовещен һәм Уфа районнары чигендә 5 гектар мәйданда янган коры үләнне сундеру очен вертолет 80 тонна су сипте. Янгын сүндерүчеләрнең һәм вертолет экипажының дорес гамәлләре аркасында утны кыска вакыт эчендә туктата алдылар; - 9 сентябрьдә Уфа шәһәрендә зур янгын булды: «Меркурий» сәүдә үзәге бинасының түбәсе һәм бинасы җимерелде. Янгын мәйданы 5400 квадрат метр тәшкил итте. Янгын нәтиҗәләрен бетерү максатыннан шулай ук Ка-32А11ВС вертолеты җибәрелде. СП-32 вертолет янгын сүндерү системасы ярдәмендә гомуми авырлыгы 10 тоннадан артык су сипте. Хәзерге вакытта «Уфа» халыкара аэропортында тәүлек буе кизү тору оештырылган, шулай ук вертолетны эксплуатацияләү һәм хезмәт күрсәтү өчен 8 белгеч туплау һәм әзерләү тәэмин ителгән. Вертолет Башкортстан Республикасы территориясендә табигать һәм урман янгыннарын сүндерү өчен тулысынча әзер.

Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас