Җәмгыять
20 сентябрь 2022, 16:42

Яңа килешү нәрсәләр вәгьдә итә?

«Транспорт һәм төзелеш» беренче халыкара конгрессының эшлекле программасы кысаларында хезмәттәшлек турында килешүгә имза салынды.

Яңа килешү нәрсәләр вәгьдә итә?Яңа килешү нәрсәләр вәгьдә итә?
Яңа килешү нәрсәләр вәгьдә итә?

Бүген, 20 сентябрьдә, «Транспорт һәм төзелеш» беренче халыкара конгрессының эшлекле программасы кысаларында Уфада Башкортстанның Төзелеш һәм архитектура министрлыгы, өстәмә һөнәри белем оешмалары ассоциациясе һәм республиканың төзелеш (СРО) тармагының үзеннән-үзе көйләнә торган оешмалары арасында хезмәттәшлек турында килешүгә имза салынды. Документка кул куюда Башкортстанның төзелеш һәм архитектура министры вазыйфаларын башкаручы Егор Родин, өстәмә һөнәри белем оешмалары ассоциациясе рәисе урынбасары Оксана Чанышева, СРО җитәкчеләре катнашты. - Әлеге килешүгә Башкортстан Республикасы төзелеш комплексын квалификацияле кадрлар белән тәэмин итү һәм һөнәри квалификация системасының төбәк сегментын үстерү өчен имза салынды, - дип шәрехләде Егор Родин. Яклар хезмәттәшлегенең төп юнәлешләре - һөнәри квалификацияләрнең милли системасын формалаштыруда һәм үстерүдә ярдәм итү, төзелеш тармагында һөнәри стандартларны куллануның актуаль мәсьәләләре буенча уртак мәгълүмат чараларын оештыру һәм уздыру, төзелеш комплексы хезмәткәрләренә өстәмә һөнәри белем бирү системасын үстерү, шулай ук хезмәт базары мониторингын үткәрү, яңа һөнәрләр барлыкка килү, төзелеш тармагында һөнәрләр исемлегендә үзгәрешләр кертү. - Башкортстан Республикасының өстәмә белем бирү оешмалары ассоциациясе тармаклар буенча кадрлар потенциалын үстерү белән шөгыльләнә. Бүген республиканың төзелеш тармагында кадрлар потенциалын үстерүнең яңа алымнарын эзләү турында килешү имзаланды, - дип билгеләп үтте Оксана Чанышева.

Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас