

Һәрберебез үзебездән соң файда китерә торган эшләр эшләп калдырырга ашыгыйк!
Ислам галимнәре әйтүенчә утыртып калдырган агач, кеше вафат булганнан соң да хуҗасына әҗер-савап ирештереп торачак, ягъни садака җәрия булып саналачак.
24 сентябрьдән 8 октябрьгә кадәр республикабызда “Яшел Башкортстан” көзге акциясе старт ала.
Акция кысаларында республика шәһәрләрендә һәм районнарында шимбәләр уздырылачак. Аннан тыш, торак пунктларында 47 мең яшь үсенте, аларның 14 меңе зур агачлар, утырту планлаштырыла.
“Бу уңайдан Уфаны билгеләп үтәсе килә. Шәһәрдә «Яшел Башкортстан – Уфа» сайты эшли, анда яшәүчеләр шәһәрне яшелләндерү процессына актив кушыла, агачлар утырту урыннары турында үз тәкъдимнәрен кертә ала. Инде 500дән артык тәкъдим бар. Элек үсентеләр утыртылган урыннар турында мәгълүмат интерактив картага теркәлде. Без башлыкларга һәр муниципалитет буенча да шундый ук сайтлар ясарга тәкъдим итәбез", – диде бу хакта торак-коммуналь хуҗалык министры вазыйфасын башкаручы Ирина Голованова.
Шул ук вакытта, республика «Урманны саклыйк» Бөтенрусия акциясенә дә кушыла. Ул акция кысаларында урман массивларында 60 меңләп агач утыртылган инде.
– 24 сентябрьдән кайбер торак пунктларында эш дәвам итәчәк, - дип билгеләде бу хакта урман хуҗалыгы министры Марат Шәрәфетдинов.
“Яшел Башкортстан” акциясенә кушылыгыз, дуслар!
Фото: ufimnivy.ru