

. Аларны аеруча зур күләмдә наркотик матдәләр сату һем җинаятьчел юл белән табылган милекне легальләштерү эшен төгәлләде. Гаепләнүчеләрне хәзер суд көтә. Наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту идарәсе хезмәткәрләре кулына беренче булып 2021 елның җәендә Авыргазы районында яшәүче 28 яшьлек ир-ат эләккән. Полиция аны Шәкәрле авылында тоткарлый. Автомобильдән 150 граммнан артык кокаин табылган. Тоткарланган кешенең наркотиклар сату буенча җинаятьчел төркемдә катнашуы ачыкланган. Аның составына төбәктә яшәүче тагын дүрт кеше керә. Алар барысы да полиция тарафыннан тоткарланган. Гаепләнүчеләрдән 13 килограммнан артык мефедрон, бер килограммга якын гашиш һәм 150 граммнан артык кокаин тартып алганнар. Җинаятьчел оешма Башкортстан территориясендә генә түгел, Краснодар краенда, Удмуртия Республикасында, Татарстанда, Ростов, Белгород, Пенза, Самара, Саратов, Воронеж, Волгоград, Чиләбе, Түбән Новгород өлкәләрендә дә наркотиклар тарату белән шөгыльләнгән. Бөтен Россия буенча наркотиклар таралу факты буенча 50дән артык җинаять эше кузгатылган.