Җәмгыять
19 сентябрь 2022, 07:25

Туган авылың ярдәмеңә мохтаҗ

2020 елдан Башкортстанда кече Ватанга ярдәм итү буенча иҗтимагый проект эшләп килә.

Туган авылың ярдәмеңә мохтаҗТуган авылың ярдәмеңә мохтаҗ
Туган авылың ярдәмеңә мохтаҗ

Белүегезчә, 2020 елдан Башкортстанда кече Ватанга ярдәм итү буенча иҗтимагый проект эшләп килә. “Атайсал – Кече Ватан” проектын ачып, Радий Хәбиров болай дигән иде: Башкортстанда һәм аннан читтә уңыш казанган шәхесләр арасында кечкенә авыллардан я шәһәрчекләрдән чыккан кешеләр күп. Әгәр аларның һәркайсысы үзенең кече ватаннарына ярдәм итсә, алар авылларыбыз, районнарыбыз тормышын шактый үзгәртәчәк. Күп эшкуарларның, хәлле кешеләрнең болай да ярдәм итеп торганын беләм, тик без бу эшне системалаштырырга телибез. “Атайсал” проекты шушы максатны күз уңында тота. Бу берничек тә дәүләт хәл итә торган проблемаларны кешеләр җилкәсенә салырга тырышу түгел. Бу – күңел чакыруы буенча туган авылларына, мәктәпләренә, балалар бакчасына, спорт түгәрәкләренә, майданчыкларына ярдәм итәргә теләгән кешеләр өчен уңайлырак шартлар булдырырга тырышу гына. 

     Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Хөкү мәтнең узган оператив киңәшмәсендә “Атайсал – Кече Ватан” проектын тормышка ашыруның тәүге нәтиҗәләре белән таныштыр ды. – Без башлап җибәргән “Атайсал” проекты уңышлы бара. Якташла рыбызның туган җирләренә ничек ярдәм итүләре турында безнең мисаллар күп. Бик зур рәхмәт! – дип билгеләп үтте ул. Проект эшли башлаганнан алып анда катнашучылар 1,2 миллиард сумлык 6266 гариза биргән. 5481 проект гамәлгә ашырылган инде, аларны финанслау күләме 570 миллион сумнан артык тәшкил иткән. Тагын 785 башлангыч эштә. “Атайсал – Кече Ватан” порталында Русиянең 20 төбәгеннән барлыгы 2100 катнашучы теркәлгән. Проектта шулай ук чит илдә яшәүче   Башкортстаннан чыккан кешеләр дә катнаша.

Проект сайтына гариза биргән иң актив территорияләр – Калтасы, Стәрлетамак, Краснокама, Салават һәм Мәләвез районнары. Шәһәрләр арасында Салават, Нефтекама, Стәрлетамак, Агыйдел һәм Уфа алда бара. Бүздәк районында да әлеге проект уңышлы эшли. Мисал өчен шушы көннәрдә районның иң зурлардан саналган Кәпәй Кобау авылында чишмә ачу тантанасы булып үтте. Әйткәндәй, күптән түгел шунда ук авылдашлар ярдәме белән спорт мәйданчыгы барлыкка килде. Чишмә ачу тантанасына район хакимияте башлыгы Илнур Игдиев, Уфаның “Ихлас” мәчете имам хатибы Алфред Дәүләтшин, Чишмә проектының авторы, күренекле авылдашыбыз, Башкортстанның атказанган рәссамы, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Вәкил Шәйхетдинов, авылдашлар, читтән кайткан якташлар катнашты.

    Район җитәкчесе Илнур ИГДИЕВ: “Бүздәк районы халкы “Атайсал – Кече Ватан” проектын хуплап каршы алды. Әлеге проект буенча районда башкарылган эшләр көннән көн арта. Ул барлыкка килүгә аз вакыт үтсә дә, районның авылларын төзекләндерү өлкәсендә бик күпләрнең ярдәме тиде. Безнең районда 300 дән артык кеше үзләренең 200 дән артык проектларын тормышка ашыруга теләк белдерде. Проектлар бик күп төрле: спорт мәйдан чыклары төзү, мәктәпләргә ярдәм итү, чишмәләребезне һәм су буйларын тәртипкә китерү. Кәпәй Кобау авылы халкы да бу яктан бик оешкан икәнлеген күрсәтә. Бүген ачылган искиткеч проект белән эшләнгән чишмә комплексы – моның ачык мисалы. Төбәгебезне үрнәкле, көндәлек хезмәтләре белән ныгыткан бу кешеләребез белән горурланабыз,»– диде үзенең чыгышында. Авыл хакимияте башлыгы Рифмир ЗАРИПОВның тынгысыз хезмәте, оештыра белү сәләте нәтиҗәсендә дә калкып чыкты бу соклангыч объект. Чишмәне ачу тантанасында чыгыш ясап, ул ярдәм иткән авылдашларына рәхмәт белдерде. – Авылыбызны ямьләндерүдә катнашкан якташларыма зур рәхмәтемне белдерәсем килә. Атап әйткәндә Зәбир Заһидуллин, Нияз һәм Илшат Ибатуллиннар, Урал Зиһаншин, Илшат Нәбиуллин, Илгиз Муфтахов, Әүис Муфтахов, Назыйф Хабутдинов, Зәйтүн Муфтахов, Илшат Гөбәйдуллин, Ринат Нафиков, Илдус Дәүләтшин, Вәкил Шәйхетдинов кебек туган җир җанлы кешеләребез ярдәме белән барлыкка килде бу чишмә. Хәзер үзебезнең чишмәне күргәзмәгә куярлык. “Яшел Башкортстан” акциясенә кушылып, чишмәбез тирәли 30 нарат агачы үсентесе дә утырттык. Аларның кайберләре күренекле якташларыбыз истәле генә утыртылды. Алар да бераздан буйга үсәр чишмәбезне матурлап, данлыклы якташлары бызны искә төшереп торыр.

    Проектның авторы Вәкил ШӘЙХЕТДИНОВ та әлеге чарада үз сүзен әйтте. “Чишмә проектын эшләү буенча үтенеч бе лән авылдашлар бер ай элек кенә мөрәҗәгать иттеләр. Мин аны теләп кабул иттем һәм берничә көн эчендә эшләп, башлап йөрүче актив карамагына тәкъдим иттем. Аны бер тавыштан кабул иттеләр. Инде аны кайдадыр эш ләтеп алу мәсьәләсе килеп басты. Туймазы шәһәре осталары белән сөйләшкән идек алар 200 меңнән артык хак куйдылар. Авылдашлар 60 мең сумлап кына акча җыйган иде. Шуннан соң авылыбызның эшкуары Нияз Ибәтуллин аны эшләтүне үз өстенә алды һәм эшләүчесен дә тапты. Аны символик кына хакка авылдашыбыз Илдус Дәүләтшин эшләп бирде. Аларның икесенә дә аерым рәхмәтебезне белдерәбез. Чишмә тирәли нарат үсентеләре дә утыртып чыктык. Мин дустым, татар дөньясында күре некле журналист Фәнис Фәтхи истәлегенә шәхсән үзем утырттым һәм табличкасын да язып куйдым. Күренекле якташлары бызны онытырга ярамый, – дип ассызыклады ул. Менә шундый күңелле чара узды авылымда.

    Шундый Туган җир җанлы шәхесләребез бул ганда “Атайсал” проекты тагын да зуррак эшләре белән куан дырыр әле. Әлбәттә бу проект ярдәмендә генә барлык таләп ителгән эшләрне хәл итеп бете реп булмаячак, әмма битараф булмаган кешеләр теге яки бу авылга нинди ярдәм кирәк икән леген белеп торачак. Кемнәрдер матди яктан көчтән килмәслек проект эшләргә алына да, аңа берничә йөз мең акча кирәгәчәген аңлагач, күңел ләре сүрелә, проект тормышка ашмый кала.

     Бу урында мөһим бер аңлатма биреп үтәсебез килә. Мондый очракта “Урын дагы башлангычларга булышлык итү программасы”на кушыла аласыз һәм бер юлы ике куян ның койрыгын тотачаксыз – иганәче дә табачаксыз, дәүләттән ярдәм дә алачаксыз. Әгәр кемдер белми икән, шуны аңлатабыз: бу программада аерым урам яки авыл белән катнашырга була. Гариза язып, кирәкле сумманың өлешен кертеп, миллион сумга кадәр акча алырга була. Менә шушы үзегез кертергә тиешле башлангыч сумманы иганәчеләрдән сорарга мөмкин дә инде. Мондый ярдәм төре дә “Атайсал” проектының максатына һәм асылына туры килә. Туган ягыбызны яратыйк һәм ярдәм итик!

Рәдиф ФӘТХИ.

 P.S. Проектка кушылу өчен ataisal. ru сайтына кереп теркәлергә, арытаба кешеләргә кызыклы булырлык проект тәкъдим итеп, аның хакында кыскача сөйләргә кирәк.

Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас