Җәмгыять
19 сентябрь 2022, 15:35

Шәп яңалык!

“Авыл ипотекасы”ның вакыты чикләнми, шулай да  алырга теләүчеләр өчен  чикләүләр бар.

Шәп яңалык!Шәп яңалык!
Шәп яңалык!

Русия Хөкүмәте рәисе Михаил Мишустин 19 августта “Авыл ипотекасы” программасының чикләнмәгән вакытка озайтылуын игълан итте. “Хәзер аның гамәлдә булу вакыты чикләнмәгән.  Авыл халкы, программада  катнашырга өлгермибез дип курыкмыйча, йорт сатып алу яки төзү өчен кредитлар рәсмиләштерә алачак.  Программа кысаларында кредит ставкасы элеккечә калачак –  3 проценттан  артмый”, – дип ачыклык керттте Мишустин.

Программа чикләнмәгән вакытка озайтылды, әмма аны алырга теләүчеләргә таләпләр артык кырыс, дип зарланучылар күп. Гаризаларны карау  вакыты да банклар  игълан иткәнчә 5 көн түгел, кайвакыт өчәр айга сузыла икән. Гаризаны кире кагу очраклары да арта бара.

Бер танышым: “Программада катнашырга теләп, ике тапкыр документлар җыйдым, әмма теләк тормышка ашмады, беренчесендә документларыгыз җитешми дип кире бордылар, икенчесендә программа буенча бүленгән акчалар бетүен игълан иттеләр.  Күпләргә кредит алуны кире кагу сәбәпләрен аңлатып та тормыйлар”, –  дип зарланып торды.

Русиянең Хисап палатасы вәкиле бу уңайдан аңлатма бирде. “Узган ел субсидияләнгән авыл ипотекасы буенча кредит алу өчен бирелгән гаризаларның 60 проценты банклар тарафыннан кире кагылды.

Күп очракта банклар өстенлекле ипотека программаларын анализлау, аудит нәтиҗәләре буенча рөхсәт бирми. Кредит бирүдән баш  тартуның сәбәпләре  булып шулай ук тискәре кредит тарихы яки заемчының зур бурычы булуы да  мөмкин. Кайбер мөрәҗәгатьләр программа шартларына туры килми яки документларда техник хаталар була. Шуңа күрә дә документларны дөрес тутыру буенча ныклы аңлату эшләре алып бару мөһим”. Бу уңайдан телевидение һәм матбугат чараларының активлыгын арттырырга кирәк. Телевидение һәм гәзитләрдә аңлату эшләре алып барылмый түгел, әлбәттә. Телевидение биргән аңлатманы бар кеше дә истә калдырып өлгерә алмый, ә гәзитләр белән дус булучылар елдан-ел сирәгәя бара. Яшь кешеләр Интернет челтәре аша кирәкле мәгъүлматны тиз арада эзләп таба, әмма урта һәм өлкән яшьтәгеләр өчен бу четереклерәк  мәсьәләгә әверелә. Өстенлекле авыл ипотекасы буенча кредит алырга теләүчеләр бик күп. Аларның саны дәүләт финанславыннан артып китә һәм кредит лимитлары тиз бетә. Авыл ипотекасы кертелгәннән бирле 500 меңнән артык кеше гариза биргән  һәм шуларның 117 меңе генә кредит алуга ирешкән. Бу өстенлекле кредит  программасында катнашу өчен банкларда чиратлар булачак әле. Ләкин алар кыскарыр дигән өмет бар, чөнки субсидияләр күләме арта. Әгәр 2020 елда ул 1,5 миллиард сум булса, 2021 елда – 5,8миллиард, 2022 елда федераль бюджеттан 18,5 миллиард сум бүлеп бирелде. Кайбер банкларда бу программа буенча акчалар җәй башында ук бетте. Көзен банклар өстәмә финанслау алгач кредит бирү дәвам итәчәк”, – ди Александр Боголепов.

Хисап палатасы биргән мәгълүматлар буенча узган елда “Россельхозбанк” 191 мең гариза кабул иткән. Шуларның 92 меңе кире кагылган Саклык банкына бирелгән 42 меңнән артык гаризаның 28 меңнән артыгы шулай ук кире кагылган. 2022 елның 25 мартында Башкортстандагы “Россельхозбанк”та авыл ипотекасы программасы буенча гаризалар кабул итү туктатылды. Сәбәбе – дәүләт бүлгән субсидиянең тиз арада тәмамлануы. Банкның Башкортстан филиалы директоры Алексей Самсонов менә шундый аңлатма бирә: “Соңгы елларда фатирлардан шәхси йортларга күчү тенденциясе барлыкка килде һәм авыл ипотекасы бу максатларга ирешү өчен искиткеч мөмкинлек бирә. Бу программа башланганнан алып республика халкына 8,5 миллиард сумлык кредит бирдек. Өстенлекле программаны файдаланып калырга теләүчеләр күп, шуңа күрә дәүләт бүлгән акча тиз арада бетә”. Бу программадан күбрәк яшьләр файдалана. Шуңа күрә программаның аларны авылга җәлеп итү өчен файдасы зур булачак. Шунысы үзенчәлекле: бу мөмкинлектән авылда яшәүчеләр һәм эшләүчеләр генә түгел, шәһәр халкы да файдалана ала. Димәк, авыл хуҗалыгы тармагында эшләү мөһим түгел. Әлеге программа Русия авылларының социаль-икътисади үсешен тәэмин итәр өчен Президент Владимир Путин тарафыннан гамәлгә кертелде. Авыл ипотекасының төп багучылары – Авыл хуҗалыгы министрлыгы һәм “Россельхозбанк”. Бу программа ярдәмендә Авыл хуҗалыгы министрлыгы авыл халкының шәһәрләргә агымын туктарга, авылга квалификацияле кадрлар җәлеп итәргә һәм, гомумән, Русия авылларында яшәү дәрәҗәсен күтәрергә уйлый.

“Авыл территорияләрен комплекслы үстерү” дәүләт программасында барлыкка килгән әлеге юнәлеш республика авылларында торак мәсьәләсен хәл итү өчен бик уңайлы алым. 2021 елда республика авыл ипотексы кредиты бирү буенча төбәкләр арасында лидер булды. Авыл ипотексы буенча бирелгән акчалар буенча республикада Уфа, Иглин һәм Кырмыскалы районнары алда бара” ,– диде Башкортстан хөкүмәте рәисе урынбасары – Авыл хуҗалагы министры Илшат Фазрахманов.

Хәзерге вакытта Башкортстанда авыл ипотекасын Саклык банкы һәм “Россельхозбанк”,  Dom.rf  тәкъдим итә.

Гариза тапшырганда документларыгыз төгәл булсын өчен аларның тулы исемлеген бирәбез. Бу уңайдан иң күп кредит бирүче банк таләпләренә тукталабыз.

Россельхозбанк:

беренче түләү –10 %

 процeнт cтавкасы – 2,7% (шәхси иминиятләштерү булмаса  –3 %)

кредит срогы -1-25 ел

яшь –21-65

хезмәт стажы – соңгы (хәзерге) эш урынында өч ай һәм биш ел эчендә бертуктаусыз 6 ай дәвамында эшләү

милек килешү нигезендә  бүленмәгән булса, хатын (ир)  һәрвакыт созаемщик була.

Кирәкле документлар:
гариза-анкета

шәхесен раслаучы документ (паспорт/хәрби хезмәткәрнең шәхесен ачыклаучы документ)

СНИЛС

хәрби билет

гаилә хәле, балалар турындагы документ

хезмәт кенәгәсенең эш бирүче тарафыннан расланган күчермәсе яки хезмәт кенәгәсеннән өземтә.

2-НДФЛ формасындагы керем турында гариза.

Ташламалы ипотека авыл торак пунктларына, ягъни: авыл, хутор, эшче поселок, шәһәр тибындагы поселокка кагыла. Ә менә шәһәр территориясендә шәхси секторда авыл ипотекасын  рәсмиләштереп булмый. Мисал өчен кайбер елгырлар Уфа эчендәге, үз җире булган  иске йортларны сатып алып авыл ипотекасы программасына эләгергә тырышып карый. Әйткәнемчә, бу тырышлык нәтиҗәсез тәмамланачак. Шулай ук сез шәһәр эчендә участок сатып алсагыз да, арзан кредит бирмәячәкләр. Шулай килеп чыкмасын өчен, алдан ук мөрәҗәгать иткән банктан җирнең кемгә каравын ачыклагыз. Авыл ипотексы программасында бер генә тапкыр катнашырга мөмкин. Төзелешне ике ел эчендә тәмамлау тәлабе бар. Сез аны үз көчегез белән төзи  алмыйсыз. Авыл хуҗалыгы министрлыгы һәм банклар тарафыннан расланган һәм килешү төзегән подрядчы оешмалар гына төзи ала. Иске торак сатып алып аны яңарту да рөхсәт ителә. Тик торак яшәү өчен яраклы, барлык коммуникацияләр – электр, канализация, су, җылылык һәм газ белән тәэмин ителгән булырга тиеш. Торак мәйданы социаль нормадан да ким булмаска тиеш. Ялгыз яшәүче гражданнар өчен бу – 33 квадрат метр, ике кешедән торган гаилә өчен – 42,  гаиләдә өч һәм аннан да күбрәк кеше булса – һәр кешегә 18 квадрат метр.
Программа буенча үзгәрешләр дә бар. Әгәр дә йортны 2 ел эчендә  төзеп  бетмәсәгез, кредит ставкасы күтәреләчәк һәм ул кимендә 8-9 процент булачак. Йорт төзелеп милеккә хокук документларын алганнан соң ярты ел эчендә сезнең  анда пропискага басу шарты куела. Бу алып сатарларга юл куймас өчен эшләнә. Шуңа күрә дә сез 5 ел үтмичә сата да алмаячаксыз, барлык алган кредит акчаларын тиз арада каплап бетерсәгез дә.

Бер уйласаң артык кырыc таләпләр куела кебек. Икенчедән, бу чынлап та авыл җирлегендә яшәргә теләгән һәм торакка мохтаҗ кешеләрне кайгырту өчен эшләнә. Кем әйтмешли, күз курка – кул эшли. Таләпләр белән. танышып, документларыгызны төгәл тутырсагыз, сезгә дә бәхет елмаер, шәт.

Автор:Фаткуллин Рәдиф
Читайте нас