Җәмгыять
19 сентябрь 2022, 08:59

Радий Хәбиров күргәзмәләргә бөтен студентлар белән мәктәп укучыларын чакырды

Бу көннәрдә Уфада «Транспорт һәм төзелеш» I Халыкара конгрессы уза, аның кысаларында күп кенә тематик күргәзмәләр — эре габаритлы төзелеш техникасы, ретро-машиналар, вертолетлар, спорт автомобильләре,

Радий Хәбиров күргәзмәләргә бөтен студентлар белән мәктәп укучыларын  чакырдыРадий Хәбиров күргәзмәләргә бөтен студентлар белән мәктәп укучыларын  чакырды
Радий Хәбиров күргәзмәләргә бөтен студентлар белән мәктәп укучыларын чакырды

Уфаның 450 еллыгына проектлар, транспорт компанияләре күргәзмәләре оештырылган. 20-23 сентябрьдә, 9.00 сәгатьтән 19.30 сәгатькә кадәр барлык теләүчеләр өчен дә керү ачык. «Конгресс» паркына (Рубежная ур., 178) 226, 232, 277 номерлы автобуслар йөри («Конгресс»тукталышы). Бу хакта Башкортстанның Республикасы Хөкүмәте киңәшмәсендә беренче вице-премьер — икътисади үсеш министры Рөстәм Моратов хэбэр итте. Башкортстан башлыгы Радий Хабиров мәгариф министрлыгына яшьләр өчен сәфәрләр оештырырга кушты: "колледж студентлары килсеннәр, алар барсын да уз күзләре белэн курсен. Рөстәм Моратов сөйләгәнчә, конгрессның беренче чарасы йөк машиналары йөртүчеләрнең ярышлары булды, ә бүген «СтройЮность» I республика конкурсы старт ала — Төзелеш һәм транспорт компетенцияләре буенча ярышларда 200 көллият укучысы катнаша. 20 сентябрьдә эшлекле программа башланачак һәм күргәзмәләр ачылачак. Транспорт белән экспозицияләр 1 мең кв. метрдан артык павильоннарда, төзелеш күргәзмәләрендә-3 мең кв.м, урам Транспорт һәм ретро-парк күргәзмәсендә 18 мең кв. метрдан артык, дип хәбәр итте вице — премьер. Заманча асфальт заводы буенча инвестпроект аерым тәкъдим ителәчәк. «5 мең кунак, 700ләп катнашучы һәм спикер көтелә. Конгресс партнеры-Беларусь Республикасы, иртәгә 40 кешелек делегация килүен көтәбез, шулай ук Үзбәкстан, Казахстан, Төркия делегацияләре, Росавтодор җитәкчелеге, транспорт министрлыгы, иҗтимагый һөнәри берләшмәләр вәкилләре булачак. Кунаклар өчен программа — Белорус һәм башкорт артистлары катнашындагы концертлар, яшьләр бәйрәмнәре, гастрофестваль әзерләнде», — дип сөйләде Рөстәм Моратов. «Бу чыннан да бик мөһим һәм җаваплы очрашулар булачак. Конгресс барышында шулай ук республикада „АМКОДОР“ производствосы эшләтеп җибәреләчәк, „МАЗ“ дилер үзәген ачачакбыз — монда зур перспективалар бар, Без бергә эшли алабыз», — дип билгеләп үтте Башкортстан Башлыгы.

Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас