Җәмгыять
19 Сентября 2022, 06:55

Нәрсә яхшырак: капчыкмы әллә контейнермы?

Уфада  чүп-чарны капчыкка җыю практикасын гамәлдән чыгарырга уйлыйлар.

Нәрсә яхшырак: капчыкмы әллә контейнермы?Нәрсә яхшырак: капчыкмы әллә контейнермы?
Нәрсә яхшырак: капчыкмы әллә контейнермы?

Һәр цивилизацияле  уфалы,  һичшиксез, туган шәһәренең  урамнарында чисталык һәм тәртип булуын тели.  Аның кайда яшәве мөһим түгел: үзәктәме ул,  шәхси сектордамы. Һәрхәлдә, шәһәр кешесе тәрәзәсеннән карагач, күз алдында рәт-рәт тезелеп торган, чүп-чар тутырылган капчыкларга карап утырырга теләми.  

Бүгенге көндә шәхси йортларда яшәүче  күп кенә хуҗалар чүп-чарларын  нәкъ менә шул  капчыкларда  алып чыгып, юл буенда куючан – мондый  практика киң таралган. Бу – антисанитария да, ис тә.

- Шәһәрдә андый картиналар булырга тиеш түгел. Әле капчыклар юл читендә тора икән, бу нормаль түгел, - дип белдерде оператив киңәшмәләрнең берсендә Уфа хакимияте  башлыгы Ратмир Мәвлиев һәм бу мәсьәләне халык белән бергә хәл итәргә кушты.

Чүп-чарларны  капчыкларга  җыю – рөхсәтсез чүплекләргә, юлларны пычратуга, берәдәк  этләр барлыкка килүгә, кимерүчеләрнең таралуына һәм, нәтиҗәдә, тычкан бизгәге  килеп чыгуга турыдан-туры юл.

Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас