

Илебезнең генә түгел, планетабызның яшел байлыгын саклау һәм арттыру һөнәре булган кешеләрнең бәйрәме бу. 2022 елда урман эшчеләре көне 18 сентябрьгә туры килә. Башкортстанда урман фонды җирләре республика территориясенең 40% тәшкил итә (5,7 миллион гектар) һәм бу төбәкнең мөһим тотрыклы табигый комплексы.
Урманнарыбызны формалаштыручы төп төрләр - каен, юкә, нарат, чыршы, имән. Алар урман үсемлекләре белән капланган мәйданның 90,0% тәшкил итә. Соңгы елларда агач утырту, яңа урманнар булдыру һәм булган урманнарда агач төрләренең составын яхшырту өчен күп эшләр башкарыла. 2021 елда урман фонды җирләрендә урман утырту эшләре 14860,8 гектар мәйданда алып барылды.
Бүген урман хуҗалыгы тармагында хезмәт салучыларның тырышлыгына һәм үз һөнәрләренә бирелгәнлегенә сокланабыз. Түбән хезмәт хакына да карамыйча алар үз эшләрен намус белән башкаралар. Бер урманчыга 40 – 60 мең гектарга кадәр урман биләмәсе карарга туры килә. Мондый авыр хезмәтне башкарып чыгу өчен чын мәгънәсендә “урман кешесе” булып туарга, аны чын күңелдән сөяргә кирәктер ул. Бәйрәм белән Сезне!
Чыганак:Башинформ
Фото: Башинформ