Җәмгыять
15 Сентября 2022, 09:05

Конституцион суд бетерелә

Бу хакта Дәүләт Җыелышы – Корылтайда хәбәр итәләр.

Конституцион суд судьяларының вәкаләтләре 2022 елның 31 декабрендә туктатыла. Моңа кагылышлы законны республика парламенты депутатлары 22 сентябрьдәге  пленар утырышта кабул итәргә планлаштыра.

“Федераль законнар тарафыннан РФ төбәкләренең Конституцион (устав) судларын 2023 елның 1 гыйнварына кадәр бетерү каралган, – ди парламент рәисе К.Толкачёв. – Тәкъдим ителгән закон проектына ярашлы,  производствога кабул иткән эшләр  буенча Конституцион суд 30 декабрьгә кадәр карарлар  кабул итәргә тиеш. Судны бетерү бурычын республика хөкүмәтенә йөкләү тәкъдим ителә”.

Парламент спикеры сүзләре буенча, республикада Конституцион совет булдыру күзаллана. Ул  законнарның республика Конституциясенә туры киләме-юкмы икәнлеген мониторинглау һәм анализлауны үз өстенә алачак. Аның эшчәнлеге аерым закон белән бигеләнәчәк. 

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас