Җәмгыять
15 сентябрь 2022, 07:20

Хезмәткәрләре эшсез калмадымы?

ИКЕАда хәлләр ничек икән?

Хезмәткәрләре эшсез калмадымы?Хезмәткәрләре эшсез калмадымы?
Хезмәткәрләре эшсез калмадымы?

    Санкцияләр белән бәйле илдә, шул исәптән Башкортстанда да чит ил компанияләренең күпчелеге – ябылу, ә аларда эшләүче хезмәткәрләр эшсез калу куркынычы алдында калган иде. ИКЕА белән дә шундый хәл туды.

    Башкортстанның Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, 2 сентябрьдә ведомство вәкилләре белән IKEA хакимияте арасында эшлекле очрашу булды.

     “Очрашу нәтиҗәләре буенча шуны әйтә алабыз: матбугат басмаларында IKEA компаниясендә эшләүче 318 хезмәткәрнең эштән азат ителүе турындагы хәбәрләр дөреслеккә туры килми. Ике якның килешүе буенча җәйге чорда эштән азат ителгән  IKEA хезмәткәрләре белән алдан ук РФ Хезмәт кодексы нигезендә эштән азат итү буенча консультацияләр үткәрелде.  2 ай эчендә килешүне өзү турында хәбәр ителде, тиешле түләүләр түләнде”, - дип аңлаттылар БР Хезмәт министрлыгының матбугат хезмәтендә.

   Хезмәткәрләрнең бер өлеше Auchan, LeroyMerlin, Askona, Kumpan кебек ретейлерларга эшкә урнашканнар, икенче өлеше Уфаның халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенә мөрәҗәгать иткән.  Аларга хезмәттәшлек кысаларында түләүсез дәүләт хезмәтләре күрсәтелә, шул исәптән буш вакансияләр буенча эшкә юллану мөмкинлеге бар.

 

Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас